+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
23 ноябрь 2021, 09:40

Баланың теле ачылмаса, нинди дога укырга?

Муса галәйһиссәламнең сөйләм дефекты бетсен өчен кылган догасы.

Баланың теле ачылмаса, нинди дога укырга?
Баланың теле ачылмаса, нинди дога укырга?

Муса галәйһиссәламнең кылган догаларының берсе, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”. Ул фиргавеннең зарарына каршы, эшенең җиңеләйтелүе өчен hәм тагын күп әйбер өчен доганы болай дип кылган: «Раббишрах лии садрии үә йәссир лии әмрии, үәхлүл гүкъдәтәм мил лисәәнии, йәфкаһүү каули, үә-җгәль лии үәзиирам мин әһлии, Һәәруунә әхыый, үшдүд биһии әзрии».

Тәрҗемәсе: «Муса болай дип сорады: Әй, Раббым! Минем күкрәгемне ач (күңелем кешеләрдән килгән бөтен кирелек, ямьсез теллелекне сыйдырып, аларны еракка ябып куйсын, алар комачауламаслык булсын, авырлыклар дип юлыннан тайпылмасын)! Миңа эшемдә җиңеллек бир. Телемдәге төенне чиш ки, сөйләгәннәремне аңласыннар (бала чагымда пешү аркасында барлыкка килгән сөйләм дефектын бетер, кешеләрдә тискәре хисләр тудырмыйм). Кардәшем Һарунны миңа бер ярдәмче итеп билгелә. Аның белән мине көчәйт hәм безне уртак эшләрдә берләштер (пәйгамбәрлек вазыйфасын үтәүдә)» («Таhә» сүрәсе, 25-31нче аять).

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: