Барлык яңалыклар
Иман
25 ноябрь , 11:42

Дөрес итеп яшәү өчен изге Китапка таян

Дүртөйле районының “Мирас” үзәк мәчете эшен пандемия шартларында бөтен хәвефсезлек таләпләрен үтәп дәвам итә.— Дин сабаклары бирү белән өч дистә елдан артык шөгыльләнәбез. Быел да, һәрвакыттагыча, аларны көзен башлап җибәрдек, — ди Дүртөйле мәхәлләсе имам-ахуны Рамил хәзрәт Исәнбирдин. — Ноябрьдән апрельгә кадәр бирегә яше-карты Ислам тәгълиматын өйрәнү өчен йөри. Шәкертләребез арасында сигез яшьлек кызлар һәм малайлар да, сигезенче дистәсен ваклаучы өлкәннәр дә бар. Иртән һәм кич мәчеткә биш төркем шәкерт килә. Ислам нигезләре дәресләрен “Мирас” мәчетенең имам-хатыйбы Хатип хәзрәт Фатыйхов алып бара.

Дөрес итеп яшәү өчен изге Китапка таян
Йөрәк кушуы буенча

— Бу җаваплы һәм изге эшне өч ел алып барам, — диде Хатип Вафый улы. — Үзем дә “Мирас”та өч ел укып, арытаба Октябрьский шәһәрендәге мәдрәсәне тәмамладым.
Дингә йөрәк кушуы буенча килдем. Һәм моңа шатланып туя алмыйм: догалар уку җаныма — тынычлык, тәнемә сихәт өсти.
Мәчет бусагасын атлап кергән һәркемне ачык йөз белән каршы алабыз, Ислам нигезләренә төшенергә теләк белдерү­челәргә ихлас ярдәм итәбез. Уку өч ел дәвам итә, бу вакыт эчендә шәкертләребез ураза, намаз, исем кушу, җеназа чыгу тәртипләре белән таныша, Коръәнне укырга өйрәнә. Ә Коръән – ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан адәм балаларын җир йөзендә дөрес итеп яшәү кагыйдәләренә өйрәтүче изге китап.
Аллаһ йортында үзенә күрә илаһи бер мохит хөкем сөрә бит. Кече яшьтән бирегә йөреп, яхшыны яманнан аерырга, дин хакыйкатьләренә таянып яшәргә өйрәнгән кешенең катлаулы тормыш юлын үз асылын югалтмыйча, матур гамәлләр кылып үтүенә иманым камил.

“Мирас”та яңа курслар

Рамил хаҗи Исәнбирдин әйтүенчә, тиздән “Мирас” канаты астында “Әхлак дәресләре” дип аталучы махсус курслар эшли башлаячак. Алар кече яшьтәгеләр – балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар һәм мәктәпнең башлангыч сыйныфларында укып йөрүче балалар өчен тәгаенләнгән.
— Әлеге курсларга балалар, әлбәттә, әниләре белән чакырыла, — ди ул. — “Әхлак тәрбиясе” дәресләрен Башкортстан мөселман хатын-кызлары җәмгыятенең тәкъдиме белән Мәүлидә абыстай Исәнбирдина оештырды. Әлеге курсларны укытучы Алсу Дәүләтова алып барачак. Ул моның өчен махсус рәвештә Уфада Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында Ислам белгечлегенә укып, диплом алып кайтты. “Әхлак тәрбиясе” дәресләре һәр атнаның шимбәсендә иртәнге сәгатьләрдә оештырылачак.

“Ислам һәм әхлак”

Моннан тыш, “Мирас” диварларында “Ислам һәм әхлак” дип аталучы тагын бер яңа курска нигез салынган, ул районның мөселман хатын-кызлары өчен тәгаен­ләнгән.
“Ислам һәм әхлак” дәресләрен ветеран укытучы, үзе әлеге вакытта Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем алучы Мәмдүдә Әхмәдуллина алып барачак, — ди Рамил хаҗи Исәнбирдин. — Бу дәресләр аена ике тапкыр үткәреләчәк.

Шул ук вакытта...
Бүген Дүртөйле районында 35 мәчет эшли. Якын киләчәктә Суккул һәм Салпар авылларында тагын ике Аллаһ йортына нигез салу күз уңында тотыла.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.

Фото: М.Латыйпова

Автор:Миләүшә Латыйпова