Ахырзаман галәмәтләре еллар, гасырлар дәверендә ил һәм шәһәрләребезгә, хәтта, юлсыз авылларга да килеп, дөньяның бетәчәген кешеләрнең исләренә төшереп торачак. Без дә ул галәмәтләрне белергә, Раббыбыз янына кайтырга әзер булырга, үзебездән соң киләчәк буыннарга да аларны сөйләргә тиешбез.
Кыямәт галәмәтләре хакында Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтеп калдырган йөзләрчә хәдисләрнең берсен генә китерәсем килә. Бу сүзләрне укыгач, кайсыгыз: “Юк, мин бу сүзләр белән килешмим, минем мондый хәлләрне күргәнем юк”, — дияр микән? Моннан 14 гасыр элек әйтелгән сүзләрне без көн саен үз илебездә, шәһәр һәм авылыбызда, гаиләләребездә һәм үзебездә күреп торабыз.
Әбү Һүрайраның тапшыруынча, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: “Аллаһыдан кешеләргә бүләк итеп бирелгән малны аерым кешеләр үз араларында кулланырлар...” Аллаһ Тәгаләдән халыкка бүләк булып килгән нигъмәтләрне аерым шәхесләрнең үзара бүлешеп, үзләре өчен генә кулланулары гаделсезлек булып тора.
“Әманәтне ганимәт итәрләр...” Әманәт — вакытлыча, саклап тору өчен бирелә торган нәрсә һәм ул синеке түгел. Еш кына кеше нәрсәнедер алып тора һәм вакытлар үткәч: “Бу минеке түгелме соң?” – дип үз малына әйләндерә. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисендә әйтелгән әманәт сүзе мал-мөлкәт белән генә чикләнми, аның мәгьнәсе күпкә киңрәк. Әманәт — ул сиңа ышанып тапшырылган мал, дәрәҗә, вазыйфа... Еш кына халык үзенең мәнфәгатьләрен яклау өчен сайлап куйган апа-абыйлар ул әманәтне үзләренә ганимәт итеп, үз файдаларына куллана башлыйлар. Кызганыч, кайвакыт дин әһелләре дә халык тарафыннан сайланып, мәчет-мәхәлләнең, мөселманнарның иминлеген саклыйсы, мәнфәгатьләрен кайгыртасы урында, тапшырылган әманәтне ганимәт — үз малы итә. Халыкка вәгазь, нәсыйхәт кирәк булган заманда мөнбәрләрне гайбәт һәм пычрак сәясәт урынына әйләндерә.
“Зәкәтне мәҗбүри салым кебек күрерләр...” Зәкәтнең төп максаты – кешенең малын һәм җанын пакьләү. Мал иясе зәкәтен үзенең малы дип түгел, фәкыйрь-мескеннәрнең өлешен кайтарам, дип бирергә тиеш. Зәкәт кешенең күңелен комсызлыктан, саранлыктан тазарта. Дөньяны артык сөю бәласеннән коткара. Үзеңнән түбәннәрне күреп, Раббыңа шөкер итәргә булыша. Әмма, ахырзаман җиткәч, иман ияләре зәкәтләрен киң күңел белән түгел, бәлки тиеш булганга, яки өстән кушканга гына бирерләр. Кайсы байның шатланып салым түләгәнен күргәнегез бар? Кызганыч, ахырзаман алдыннан кешеләрнең сәдака һәм зәкәтләре дә шул салым түләүгә әйләнер.
“Гыйлемне дин өчен алмаслар...” Монда сүз дини гыйлем турында бара. Динне өйрәнүчеләр Аллаһка якынаю, үзен төзәтү өчен түгел, үзара мактанышу, үзенең белдекле булуын күрсәтү өчен гыйлем алырлар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Кем гыйлемне наданнар белән сүз көрәштерү, галимнәр каршында “мин дә галим”, дип мактану, кешеләрне үз авызына карату өчен алса, аңа ут, аңа тәмуг булыр”, — диде. (Ибн Мәҗәһ).
“Ир үзенең хатынына итәгать кылыр, әмма әнисен рәнҗетер...” Күпме ир-егетләр хатынына ярыйм, дип, газиз әнкәйләрен рәнҗетә. Хатыннарыгызны санламагыз, димим, әмма хатынны көйлим дип, әниеңнең рәнҗешен алу ярамас. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Ахырзаман алдыннан кол хатын үзенең хуҗасын тудырыр”, — диде. Әүвәлге заманнарда ата-ана дәрәҗәсе зур булган. Балалар, бүгенге көндәге кебек, үзләрен үстерүче, кеше итүче ата-анасына тавыш, кул күтәрү түгел, хәтта күз дә күтәрергә оялган. Әти-әнигә иң күркәм рәвештә эндәшә торган булганнар. Әмма бүген, күпме ата-ана үзенең баласының колы булып, баласына сүз дә әйтергә куркып яши. Татар халкы гасырлар буе матча өстендә торган бабайларның сыек чыбыгын “искелек калдыгы” дип ташлап, Монтессори методикасына күчкәч, шуңа барып җиттек инде.
“Дустын якын күрер, атасын ерагайтыр...” Кеше үзенең иптәшләрен, дусларын газиз атасыннан якын күрер. Алар белән серләшер, әтисе белән серләшмәс. Көннәрен һәм төннәрен дуслары хозурында үткәрүне сөеп, олыгайган әтисе белән бер сәгать сөйләшеп утырырга да вакытын кызганыр. Дусты шалтыратса, елмаеп, матур итеп эндәшер, әтисе шалтыратса, чыраен сытып, тавышын тупас кылыр. Һичбер дустың газиз атаңнан да якын, хөрмәтле була алмый.
“Мәчетләрдә тавышлар күтәрелер...” Кешеләрнең күңелендә Аллаһ йорты булган мәчетләргә карата хөрмәт бетәр. Күңелгә тынычлык ала торган мәчетләрдә тавыш чыгарырлар, ызгыш һәм фетнәләр булдырырлар. Дөньяның ыгы-зыгысыннан туеп, тынычлык алыйм дип, мәчеткә килгән кеше анда да тавыш, талаш күрергә тиеш түгел. Мәчеттә тавыш күтәреп сөйләшү зур әхлаксызлык булып тора.
“Җитәкченең явызлыгыннан куркып кына аңа хөрмәт күрсәтелер...” Кешенең кемгә дә булган хөрмәте, иң элек, аның күңеленнән чыгарга тиеш. Пәйгамбәребезне аның гаделлеге, рәхимлеге өчен яраттылар. Әмма бүген күпләргә карата тыштан хөрмәт күрсәтсәләр дә, эчтән аны күрә алмыйлар. Хөрмәт итмәсәм, зыяны тияр, эштән куар, дип кенә яшиләр. Бабам исән булганда әйтә иде: “Улым, ул эштән киткәнемә илле ел. Пенсиягә чыкканга утыз ел үтте, хәзер дә урамда шул эшчеләрем мине килеп кочаклыйлар”. Җитәкчегә булган хөрмәтнең чынмы яки тыштан гынамы булуын ул вазыйфадан киткәч кенә күреп була.
“Җырчы хатыннар һәм музыка артыр...” Элек татар сәхнәсенә менгән, җырлаган һәркемне исемләп беләләр иде. Хәзер бөтенесе җырчы, бөтенесе сәләтле. Бу күренеш халыкта җитдилек сыйфатлары кимеп, күбрәк уен-көлке, җыр-бию белән яшәүләрен күрсәтә. Нишләптер, күп әти-әниләр үзенең баласында сәхнә белән бәйле сәләтләр эзли, әмма бүген, сәхнәләрдән тыш, бакчаларда күпме тәрбиячеләр, мәктәпләрдә укытучылар, басуларда игенчеләр, заводларда эшчеләр, дәваханәләрдә табиблар җитми.
“Хәмерләр эчелер...” Бүгенге көндә кешелеккә зур зыян салучы террорчылар, наркомания, СПИД кебек афәтләргә каршы күпме көрәш алып барыла. Әлхәмдүлилләһ, болар барысы да кирәк. Әмма ул нәрсәләрнең корбаннарын барысын бергә кушсаң да, “яшел елан” — аракының корбаннары кадәр булмый. Русиянең ел саен 50 мең кешесе эчеп үлә, исерек килеш руль артына утырып, күпме юл фаҗигаләре килеп чыга, күпмесенең йөрәкләре аракыга түзә алмыйча туктый, күпме кан коюлар һәм башка афәтләр килеп чыга – анысын бер Аллаһ белә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Кешеләр хәмергә башка исемнәр кушып эчәрләр”, — диде. Сыра, шәраб, шампань, ликер, джин... “Бу бит аракы түгел, сыра гына”, – дип, ата кеше баласына шешә суза. Хәмернең бер тамчысы сәбәпле, Аллаһ кешенең иманын кырык көнгә салдырып ала.
“Өммәтнең ахыр кешеләре әүвәлгесен ләгънәт кылыр...” Элек яшәгәннәрне “алар — искелек калдыгы, алар надан булган”, — диярләр. Элеккеләр “google” белән “yandex”ларны белмәсәләр дә, без аңлый алмаган күп нәрсәләрне яхшы белгәннәр. Кызганыч, бүгенге көндә заман мөселманнары арасында да әүвәлге мөселманнарга карата кимсетеп карау бар, хәтта сәхабәләргә, табигыйннарга һәм мәзһәб галимнәренә дә тел тидерәләр.
Бу Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) ахырзаман алдыннан булачак хәлләр хакында әйтеп калдырган хәдисләренең берсе генә. Әмма бу хәдистә һәрберебез үзенең күршесен, дустын, җитәкчесен, иң мөһиме, үзен таныгандыр. “Килер шундый заманнар, иманлы, динле булу — кулыңда утлы күмер тотудан да авыр булыр”, — дигән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.). Раббым безгә ата-бабаларыбыз 11 гасыр саклап килгән утлы күмерне сүндермичә, иманлы, динле, намуслы халык булып яшәргә насыйп итсен.
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН.