Барлык яңалыклар
Иман
7 декабрь 2021, 20:30

Игелекле гамәлләргә өнди

Бай тарихлы Югары Каргалы авылында үткән гасырның 30нчы елларына кадәр берничә мәчет исәпләнә, шуларның берсе – авылның нәкъ уртасында урнашканы 1950 елларда сүтеп алына. Район авылларында мәчетләрне тергезү башлангач, Югары Каргалы халкы да изге гамәлгә кушылып, мәчет төзергә ният кылды. 1998 елның көзендә бу юнәлештә тәүге адым ясалып, мәчетнең беренче ташын салу тантанасында Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов та катнашты.

Игелекле гамәлләргә өнди

Кызганычка каршы, дәррәү башланып китсә дә, яңа мәчет төзелеше шактый озакка сузылды. Төп сәбәп, әлбәттә, акча җитешмәвендә булды. Төп спонсор сыйфатында чыгыш ясаган “Каргалы” хуҗалыгы бөлгенлеккә төште. Авыл активистлары иганә акчасы җыюга кереште. Әйтергә кирәк, урындагы малтабарлар, чит төбәкләрдә яшәүче финанс ягыннан хәлле якташлар ярдәмгә килде. Менә шулай, чын мәгънәсендә, күмәк тырышлык белән, ниһаять, 2011 елда Югары Каргалы мәчете сафка басып, дини оешмага йөкләтелгән бурычларны үтәүгә кереште. Шушы уңайдан оештырылган бәйрәм тантанасында Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, башка дәрәҗәле кунаклар, дин әһелләре, авылдашлар катнашты. Төбәк халкы теләген исәпкә алып, авылны бизәп торган мәчеткә “Ихлас” исеме бирелде. Имам-хатыйб вазыйфасы исә рәсми рәвештә Миңнеяр Гайсин хәзрәткә йөкләтелде.
Әйтергә кирәк, авыл мулласы вәкаләтләрен үтәүгә Миңнеяр Хәбир улы байтакка алданрак керешкән иде инде. Ул озак еллар Башкортстаннан читтә яшәп гомер кичерә, олыгайгач исә, тормыш иптәшенең туган ягына күченеп кайталар. Күптән дин юлына баскан хәзрәт Каргалыда төпләнү белән мәчет хәстәрлекләре белән яна башлый, гомумән, гомерен иман нуры таратуга багышлаган җәмәгать эшлеклесенә әверелә. Каргалы төбәгендә һәм күрше авылларда дини йолаларны башкару белән генә чикләнмичә, халыкны дингә өндәү буенча аңлату-агарту эшләре алып бара, моннан тыш, мәчет каршында оештырылган мәдрәсәдә яшь буынга аң-белем тарата. Кылган гамәлләре белән ачык һәм ихлас кеше булганга, төбәк халкында зур абруй казана. Шуңа бәйле, соңгы чорда авыл мәчете дә җанланды, аннан кеше өзелми. Бер сүз белән әйткәндә, иман нуры тарта авыл кешеләрен Каргалы мәчетенә. Монда инде Миңнеяр хәзрәт Гайсинның да өлеше зур икәнлеге хак.
Атап үтелгән фикерләр Югары Каргалы мәчете ачылуның 10 еллыгына багышланган тантаналы чарада да янә бер кат яңгырады. Әйтергә кирәк, дистә еллык юбилейны олылап билгеләү дин әһелләре өчен генә түгел, тоташ авыл өчен дә бәйрәмгә әверелде. Моның сәбәбе мәчет имам-хатыйбының фидакарь эшчәнлеге һәм аңа карата халык ихтирамы белән аңлатыла. Әйткәндәй, дин юнәлешендә салган хезмәтләре өчен Миңнеяр Гайсин Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте тарафыннан моңарчы да берничә тапкыр югары бүләкләргә лаек булган иде инде. “Бердәмлек” медале — шуларның берсе. Ә Югары Каргалы мәчетенең юбилее уңаеннан Миңнеяр хәзрәтнең тырышлыгы “Әл-Игътисам” медале белән билгеләнде. Аны Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин исеменнән Благовар районы имам-мөхтәсибе Халит хәзрәт Юнысов тапшырды.
Азан моңнары белән үрелеп барган дини бәйрәмдә катнашучыларны Каргалы авыл хакимияте башлыгы Илфир Ишбулатов, Благовар районы хакимяте башлыгы урынбасары Илшат Баһаветдинов ихлас тәбрикләделәр. Власть әһелләре әйтүенчә, соңгы чорда Югары Каргалыда җәмәгать тормышында матур гына уңай үзгәрешләр төсмерләнә. Мәсәлән, “Аек авыл-2021” республика конкурсында “Бәләкәй авыллар” номинациясендә призлы урын яулап, Югары Каргалы авылы 2 миллион сумлык бүләккә ия булды. Әйткәндәй, мондый зур уңышка район тарихында беренче тапкыр ирешелде. Акчаны исә авылны төзекләндерүгә тотыначаклар.
Әйе, авылда мәчетнең халык тормышына уңай һәм күркәм йогынтысы бәһаләп бетергесез. Тоташ алганда, авылда урнашкан дини мохит башка матур социаль башлангычларга да юл ача. Бу җәһәттән шунысы мөһим: җәмәгатьчелектә иман нурының балкышы игелекле гамәлләргә өнди, рухи дөньяны баетып, халыкны асылына кайтара.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов