+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Иман
7 декабрь 2021, 11:25

“Ихлас” 2022 ел өчен ике дини календарь нәшер итте

Болгар бабаларыбызның Ислам динен рәсми кабул итүенә 1100 ел тулу мөнәсәбәтле, диндәшләребезгә сөенечле хәбәр: Уфа мәркәзебезнең “Ихлас” мәчетендә алдагы ел өчен ике төрле тәкъвим нәшерләнде.

“Ихлас” 2022 ел өчен ике дини календарь нәшер итте
“Ихлас” 2022 ел өчен ике дини календарь нәшер итте
Төркиянең “Ихлас” вакуфы ярдәмендә әзерләнгән һәм басылган тәкъвим – шундый басманың дүртенче чыгарылышы. Беренче чыгарылыш укучыларга 2019 елда барып җитеп, хуплап каршыланган иде.

Әлеге тәкъвимдә елның һәр көне аерым бит биләп, анда Уфа һәм Казан шәһәрләре, янә республикабыздагы 17 кала һәм авыл өчен намаз вакытлары бирелә.

Ислами һәм рәсми бәйрәмнәр, Ватаныбыз һәм республикабыз тормышына бәйле истәлекле даталар, якташларыбызның күркәм юбилейлары ярыйсы киң күрсәтелә. Динебез кануннарына, аның тарихына, бүгенге халәтенә кагылышлы язмалар, фәһемле, ныкчым эчтәлекле мәкаләләр, Башкортстаныбыз җирлегеннән төрле мәгълүматлар, кызыклы парчалар да игътибарны җәлеп итәрлек.

Һәр битендә тулы айны чагылдырган тәкъвим дә, алдагысы кебек, Болгар бабаларыбызның Ислам динен рәсми кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланды. Басманың һәр бите рәссам-каллиграф, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш шәмаилләре белән бизәлеп, һәр айдагы мөбарәк бәйрәмнәр, урындагы намаз вакытлары да җиткерелде.

Ике тәкъвимне дә, һәрдаим кул астында тотып, өстәл басмасы буларак та рәхәтләнеп файдаланырга, диварга да элеп куярга мөмкин.

Диндәшларебез өчен әйтелгән тәкъвимнәр – бик тә кирәкле көндәлек әсбап. Әлеге басмаларны “Ихлас” мәчетеннән килеп яки соратып алдырырга була. Коръән аятьләре, хәдис шәрифләр, фәһемле дини мәгълүматлар тупланган тәкъвимнәр – якыннарыгызга тоташ ел буе сөенеп кулланырлык кадерле бүләк, диндә ныгынуга таяныч булыр, ИншәАллаһ!

Фото: “Ихлас” мәчете.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас в