+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Иман
10 декабрь 2021, 10:50

Тәһарәт алу тәртибе

Тәһарәт алучы кеше истинҗалы булырга тиеш (истинҗа - бәдрәфкә барганнан соң гаурәт урыннарны юу, нәҗестән пакьләнү).

Тәһарәт алу тәртибе
Тәһарәт алу тәртибе
Иң беренче чиратта куллар беләзеккә кадәр өч тапкыр юыла. Бармак араларында коры урын калмаска тиеш, бармакта йөзек-балдак булса, күчереп, асты юыла.

Уң кул белән авызга су алып, авыз чайкала (өч тапкыр).

Уң кул белән борынга су алып, сул кул белән сеңгерелә (өч тапкыр).

Битне юабыз. Бит-маңгай чәчләреннән, колак яфракларыннан алып, ияк астына кадәр өч тапкыр юыла.

Башта - уң, аннары сул кул өч тапкыр терсәккә кадәр юыла (су терсәкнең артына да тияргә тиеш).

Бер тапкыр башка мәсех кылына (мәсех - юеш кул белән сыпыру була), юеш чәнчә бармаклар белән - колак эче уртадан башлап тышка таба, баш бармаклар белән колак арты сөртеп алына (бер тапкыр), калган өч бармакның арты белән муен артына мәсех кылына.

Иң башта - уң, аннары сул аяк тубыкларга кадәр әйбәтләп юыла (өч тапкыр). Бармак араларында коры урын калмаска тиеш.

Югарыдагыларны үтәгән кеше тәһарәтле санала һәм намаз укый, Изге Коръән китабын кулына тота ала, шулай ук күз тиюдән, шайтаннар явызлыгы, төрле зәхмәт куркынычыннан имин була.

Тәһарәт кайчан бозыла? Әгәр кеше кече яисә олы табигый хаҗәтләрен үтәсә, арттан һава чыкса, тәннән кан, эрен, сары су акса, авыз тутырып косса, йоклап алса, исерсә, һуштан язса - тәһарәт бозыла, дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”

Фото: “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас в