Һәр авылда күңелләре пакь, эш-гамәлләре иманлы, тормыш юллары үрнәкле әби-апаларны, абый-бабайларны “Ак әби” я “Ак бабай” дип йөртү гадәте бар. Күптән түгел генә 90 яшен тутырган Дамма әби Гыйләҗева да Кушнаренко районының Каратәкә авылы Агәбие.
– Безнең чор кешеләренең эшләмәгән эше калмады, – дип искә ала Дамма әби. – Барысын да кул көче белән аткарып чыктык. Сугыш чорында да, аннан соң да тормыш җиңелдән булмады. Моның сәбәбенең берсе дөнья көтү дилбегәсенең хатын-кызлар кулында булуы иде. Ир-егетләрнең көчле, ныклы куллары белән эшләнәсе эшләрнең барысы да яшь-җилкенчәк кызлар, тол хатыннарныкына күчте. Кыш көннәрендә хатын-кызлар үгез җигеп, яки бәләкәй чанага салып, фермадагы малларга азык ташыды, язын җир сөрде. Чәчү орлыгын, җыеп алынган ашлыкны хатын-кызлар җилкәләренә капчык салып ташыды, басуда көлтә бәйләде. Урманда аркылы пычкы белән агач кисүне дә шул ук нәзакәтле куллар башкарды.
Җәен-кышын, язын-көзен аякта чабата булды. Аны да күп очракта без үзебез үреп кия торган идек. Язлы-көзле агач шакмак куеп юешләтмәскә тырышсак та, ул шакмак үкчәләр пычракка ябышып, төшеп кала иде.
Фронт өчен кичен бияли, оекбашлар бәйләгәннәр дә хәтердә. Бәрәңгене юка итеп турап, аны мичтә киптереп, солдатларга посылка салу да шул ук хатын-кыз эше иде. Бөек Ватан сугышы тәмамланып, ирләр туган авылларга кайткач, авыр эшләрне алар башкара башлады. Тик барыбер хатын-кыз читтән генә карап тормады.
Мин үзем 18 яшьтә сабанчы булып эшли башладым. Трактор артына тагылган сабан астында җыелган чүпне алып ташлыйм, тигез барсын өчен күтәреп-күтәреп куям. Бу эшне хәзерге яшьләр күз алдына да китерә алмый. Колхозда иң кирәкле һөнәр иясе – механизатор егеткә кияүгә чыктым. Аннан соң фермага эшкә күчтем. Хаклы ялга чыкканчы сыер савучы булып эшләдем. Әлбәттә, безнең чорда сыерны аппарат белән саву юк иде. Икешәр дистә сыерны кул белән саудык, сөтне авыр бидоннар белән ташыдык.
Ирем Тәлгать белән балалар тәрбияләп үстердек, гөрләтеп дөнья көттек. Ул инде бакыйлыкка күчте. Тугыз балабыздан бүген сигезе исән. Улларым Наил белән Ирек тракторчы булып эшләделәр. Кызларым арасында сыер савучы, сатучы, сәркәтип, шәфкать туташлары да бар. Бүген мин 21 оныгым, 23 туруныма шөкер кылып яшим.
Дамма Гыйләҗеваның тормышы хезмәттә үтә. Ул хаклы ялга чыкканчы 20 ел сыер савучы булып эшли. “Бер күнеккән эштән тиз генә аерыла алмадым, янә 4 ел эшләдем”, – ди Дамма әби. Социалистик ярышларда да алдынгылыкны бирми ул. Районда иң күп сөт савып алучы булып, уңганлыгын күрсәтә. Аның фидакарь хезмәте “Хезмәт даны” ордены белән билгеләнә, бихисап Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
– Әнкәй әле дә тик кенә тора белми. Аның кулыннан бәйләме төшми. Ул төрле япмалар бәйли, аларны балаларына, туганнарына, авылдашларына бүләк итеп бирә. Иртә яздан орлык чәчеп, үсентеләр үстерә. Бакчасы гөл-чәчәккә күмелеп утыра. Аның ындырында бер генә бөртек чүп үләне дә тапмассың. Былтыр гына кош-кортларын бетерде. Әнкәйгә күз-колак булып Миңсылу апа тора. Алар күрше йортта гына яши. Оныклары, туруннары кайтса да, картәниләренең хәлен белмичә китми, – ди Дамма әбинең хәлен белергә дип килгән, шушы ук авылда яшүче килене Илүзә.
– Оныкларыгыз туган телләрен беләме? – дип сорыйм әбидән.
– Татарча да, урысча да беләләр. Мин үзем дә алар белән урысча сөйләшәм. Беренче сыйныфны Свердловск шәһәрендә урыс мәктәбендә укыдым. Яшьли алган белем хәтердә нык саклана. Сугыш чыкканчы без гаиләбез белән Ленинградка күченергә булган идек. Юлда чакта сугыш башланды һәм без кире борылдык. Әти-әни Свердловскида тукталырга булды. Алар эшкә урнашты, баракта яшәдек. Әтине сугышка алгач, әни, дүрт баласын ияртеп, Башкортстанга кайтып китте.
Кечкенә чагымда “Аятел көрси”, “Фатыйха” сүрәләрен әнием өйрәтте. Урманга бәләкәй арба тартып утынга барганда ул мине дә ияртә. Юлда гел генә сүрәләр укып бара иде, аның артыннан мин дә кабатлап барып, шулай ятладым. Картайган көнемдә авылдашларым хөрмәт итеп, хәер-сәдакаларын алып килә, мин, үз чиратымда, догалар укыйм, вәгазьләр әйтәм. Хәзер кеше белән кеше сөйләшми, тыңламый, бер-берсе белән аралашмау чигенә җитеп килә. Һәркем үзенчә – үз эченә бикләнеп яши. Дөнья бик нык үзгәрде, хәерлегә булсын! – ди Дамма әби.
Мондый үзенчәлекле исемне татар-башкорт халыклары арасында бер дә ишеткәнем юк иде. Шуңа күрә аның мәгънәсе хакында да сорарга булдым.
– Мин тугач, әтием сельсоветка барган. Анда яңа туганнарны теркәүче Дамма исемле кыз бик чибәр булган. Минем кызым да чибәр булсын, дип, әтием миңа да шул исемне кушып кайткан, – ди Дамма әби.
Әйе, кызларына нәкъ шушы исемне сайлап, әти-әнисе ялгышмаган. Унынчы дистәне ваклаучы Дамма әбинең чибәрлеге җуелмаган җыерчыклы йөзеннән аклык һәм сафлык нурлары сибелеп, тирә-яктагыларга матурлык өләшә.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Кушнаренко районы,
Каратәкә авылы.