+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Иман
12 декабрь 2021, 08:55

Җомга – берләшү көне

Гарәп телендәге “әл-җомга” сүзен турыдан-туры тәрҗемә иткәндә, ул “җыелу көне” дигәнне аңлата, әмма дини термин буларак, ул җәмәгать белән җомга намазын уку (саләт әл-җомга) дигәнгә туры килә. Җомга намазында катнашу егетләр өчен мәҗбүри (фарыз) санала. Хатын-кызларга килгәндә, алар җомга намазын укырга да, укымаска да мөмкин (бу аларның хәлен җиңеләйтә), чөнки бу вазыйфа ир-егетләргә генә йөкләнгән.

Җомга – берләшү көне
Җомга – берләшү көне
Бу намазның мәҗбүрилеге турында Аллаһ тарафыннан Коръәндә болай дип китерелә: “И иман китергән кешеләр! Җомга көнне намазга чакыргач, Аллаһны зикер итәргә ашыгыгыз һәм алыш-бирешне калдырып торыгыз. Беләсегез килсә, бу эш сезнең өчен тагын да хәерле булыр. Намаз укылып бетүгә җир йөзенә таралыгыз һәм Аллаһтан нигъмәт сорагыз. Аллаһны күп зикер иткән кешенең сәгадәткә ирешүе ихтимал” (“Әл-Җомга” сүрәсе, 9-10нчы аятьләр).
Җомга намазы өйлә намазы уздырыла торган вакытта үткәрелә. Бу әлеге намазны билгеләнгән вакытыннан алда укырга ярамый дигәнне аңлата. Ә намаз укылмый калса, дүрт рәкәгатьтән торган өйлә намазы укыла, ә җомга намазы ике рәкәгатьтән тора.
Җомга намазының асылы намазны җәмәгать белән укуда гына түгел, ә махсус вәгазьдә – хөтбәдә. Хөтбә вакытында көнүзәк һәм бик мөһим темалар күтәрелә. Чынлыкта хөтбә өйлә намазында укыла торган ике рәкәгать намазны алмаштыра.
Сөннәт буенча җомга намазы вакытында ике хөтбә укыла. Өстәвенә, алар арасында зур булмаган тәнәфес ясала: бу чакта имамга аз гына вакытка мөнбәргә утырып торырга кирәк. Беренче хөтбә шайтаннан яклау сорап дога кылудан башлана. Аннан соң Аллаһы Тәгаләгә мактау сүзләре, шәһадәт кәлимәсен һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлламгә, аның гаиләсенә,бөтен кавеменә һәм сәхабәләренә салават әйтергә кирәк. Моннан соң имам җыелган кешеләргә үгет-нәсыйхәт белән мөрәҗәгать итеп, аять һәм хәдисләрне дәлил итеп китерә. Икенче хөтбә вакытында, гадәттә, дога кылып, Аллаһы Тәгаләгә ялваралар.

Имам вазыйфалары
Хөтбә укучы имам түбәндәгеләрне үтәргә тиеш:
1) Вәгазьгә яхшылап әзерләнергә, ягъни вәгазь укылу вакытын, урынын һәм кемгә укыласын исәпкә алып, шуңа туры килә торган тема сайлап алырга кирәк. Хаталар җибәрмәс өчен текстны алдан берничә мәртәбә укып чыгу зарур.
2) Вәгазьне сөйләгәндә ашыкмаска кирәк, тыңлап торучы кешеләрнең барысы да хөтбәне аңларга һәм мәгънәсенә төшенергә тиеш.
3) Вәгазьне аятьләр һәм хәдисләр белән тулыландырып җибәрү зарур.
4) Вәгазьне озакка сузмаска кирәк, чөнки мәчеттә сәламәтлеге какшаган һәм олы яшьтәге кешеләр булырга мөмкин.
5) Мөнбәргә күтәрелгәндә Аллаһ исемен искә алырга кирәк.
6) Вәгазь сөйләгәндә тыңлаучыларның барысына да мөрәҗәгать итәргә, уң якка да, сул якка да карарга кирәк.
7) Тыңлап торучыларның кайсы телдә сөйләшүенә игътибар итәргә, ягъни хөтбәне алар аңлый торган телдә укырга кирәк .
8) Коръән аятьләрен, алдан әзерләнеп, тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп яттан уку зарур.
9) Җомгага җыелган кешеләрнең барысы өчен дә Аллаһка мөрәҗәгать итү (дога кылу) зарур.

Җомгада катнашучыларның вазыйфалары
Җомгага барыр алдыннан тулысынча юынырга (госел алырга) кирәк. Госелне иртән дә, пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә дә алырга мөмкин, чөнки мөселман календаре буенча яңа көн кояш бату белән башлана. Җомгага, иң яхшы киемнәрне киеп, хушбуйлар сибенеп барырга кирәк. Чөнки җомга атнаның иң яхшы көннәреннән санала.
Имам кешеләр янына чыкканнан соң сөйләшүләрне туктатырга һәм көндәлек эшләрне (кесә телефоннарын да) читкә куеп торырга, вәгазьнең мәгънәсенә төшенергә тырышып, игътибар белән тыңлап утырырга кирәк. Пәйгамбәребез болай дип әйткән бит: “Әгәр дә кем дә булса җомга көнне госел алса; булдыра алган кадәр ныклап чистарынса, хушбуйлар сибенсә; аннан соң җомга намазына юнәлсә; бу вакытта кешеләрне эткәләмәсә-төрткәләмәсә; Аллаһ разый булырлык итеп намаз укыса; ә аннан соң игътибар белән имамны тыңласа, мондый кешегә аның бу һәм алдагы җомга арасында кылган ярамаган эшләре гафу ителер” (Әл-Бохари “Сахих”ы, 910).
Җомганы уздыру, вәгазь тыңлаудан һәм җәмәгать белән намаз укудан тыш, атна саен очрашып, бер-берсе белән аралашкан мөселманнарның берләшүенә, җәмгыятьнең социаль яктан үсешенә дә уңай йогынты ясый, дип язды Русия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, шәех Равил Гайнетдин “Ислам: инану, гыйбадәт, әхлак, канун” китабында.

Ләйсирә ФАЗЛЫЕВА.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас в