+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Иман
16 декабрь 2021, 14:20

Уфада “Ислам һәм мәгариф” халыкара форумы үтте

Бүген Уфада “Ислам һәм мәгариф” халыкара форумы үтте. Чараны Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, Үзәк диния нәзарәтенең Ислам университеты, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды, Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр буенча совет оештырды.

Уфада “Ислам һәм мәгариф” халыкара форумы үтте
Уфада “Ислам һәм мәгариф” халыкара форумы үтте

Форумның төп максаты: Ислам дини белеменең тарихи һәм заманча казанышларын өйрәнү һәм анализлау, глобаль чакырулар һәм янаулар яктылыгында аның перспективаларын билгеләү, традицион рухи кыйммәтләр нигезендә тәрбия, мәгърифәт һәм мәгарифне үстерүгә юнәлтелгән карарларның синтезы.

- Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте каршындагы Русия Ислам университеты инде дистә елдан артык “XXI гасыр мәгариф киңлегендә Исламның идеаллары һәм кыйммәтләре” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрә. Ислам һәм мәгариф – бик мөһим мәсьәлә. Яшьләребезгә әхлакый тәрбияләү бирү бик кирәк. Русия - Җир йөзендә иң зур ил. Ул территориясе белән генә зур түгел, илебездә 193 милләт вәкилләре дус, тату гомер кичерә. Бер-беребезне хөрмәт итүебез дә күбесенчә иман, әдәп һәм әхлак аркасында. Һәр халык үзенчә Аллаһны таный. Дин милләтебезне, туган телебезне һәм мәдәниятебезне саклап калырга ярдәм итте, - диде Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин. - Бүгенге форумда без мәхәлләләрдә хезмәт салучы имамнар әзерләү турында фикер алышабыз. Болгарда Ислам академиясе, Ислам университеты, мәдрәсәләребез эшли. Әлеге чарада без Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Казахстаннан килгән дини идарәләр вәкилләре белән эш берлеге турында киңәшләшәбез. Евразия Ислам мәгарифенә ярдәм итү ассоциациясе төзү турында килешүгә кул куячакбыз. Ул кадрлар әзерләүдә, яшьләребезне тәрбияләүдә көчләребезне, мөмкинлекләребезне берләштерүгә юнәлтелгән. Экстремистлык, террорчылык, кире агымнар теңкәбезне корытты. Болар - чит илләрдән кертелгән күренешләр. Моңа кайбер Ислам илләре дә катнашты, хәзер үкенәләр. Максатыбыз - яшьләргә Аллаһның динен дөрес итеп аңлату. Аллаһның дине – кешеләрне тиң күрү, хөрмәт итү, үзара дус-тату, мәхәббәттә яшәү. Үзәк диния нәзарәтенең Русия Ислам университеты, сигез мәдрәсәсе бар, һәр мәчеттә дини курслар эшли. 2022 елда Болгар бабаларыбызның Исламны рәсми кабул итүенә 1100 ел тула. Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды ярдәме белән китаплар бастырылачак. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада Ислам динен үстерүгә, яшьләрне рухи-әхлакый тәрбиләүгә зур әһәмият бирә. Тиздән Русия Ислам университетының 5500 квадрат метрлы яңа бинасы ачылачак.

Форумда катнашучыларны Русия Президенты Хакимиятенең Эчке сәясәт буенча идарәсе Дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Малайзия Ислам университеты, Болгар Ислам академиясе, Иорданиядәге Амман халыкара Ислам фәннәре университеты профессоры шәех Габдерраззак Габдеррахман Әс-Сәгъди, Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр буенча совет рәисе Азат Фәттахов, ИСЕСКО генеральный секретаре, гарәп теленең чит ил үзәкләре һәм университет кафедралары буенча киңәшчесе Адел Бурави сәламләделәр.

Форумда мөһим документ - Евразия Ислам мәгарифенә ярдәм итү ассоциациясе төзү турында генераль килешүгә кул куелды.

16-17 декабрьдә “Ислам һәм мәгариф” халыкара форумы эше барышында Ислам мәгарифенең актуаль проблемалары, үзара хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту чараларын эшләү, Евразия киңлегендә традицион Исламның рухи үзәге буларак Уфаның координацияләүче ролендә мөселман җәмәгатьчелеге хезмәттәшлеге турында фикер алышу өчен БДБ илләренең мөселманнар һәм дини мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашлыгында “XXI гасыр мәгариф киңлегендә Исламның идеаллары һәм кыйммәтләре” дигән XIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе, “Камали укулары” II Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе, яшь галимнәр һәм студентлар өчен фәнни-методик семинар үтә.

Чарада Евразия киңлегендә Ислам мәгарифенең формалашуы һәм хәзерге торышы, Ислам һәм теологик белем бирү өлкәсендә чит илләрнең заманча тәҗрибәсе, БДБ илләрендә дини белем бирүне үстерү перспективалары, милләтара һәм диннәр арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуда дини белем бирүнең роле, мөселман дини мәгарифендә яңарыш проблемалары, Исламның хәзерге медиа киңлегендәге роле турында фикер алышу булачак.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас в