+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Иман
17 декабрь 2021, 13:50

“Аллаһ теләсә, дип әйт, юләр!”

Бу хикәядә сүз революция чорында, бик тынычсыз заманда, кайбер кешеләрне нигә кулга алуларын да аңлатмыйча, алып китеп, юк итә торган вакытта хатын белән ир арасында булган хәл турында.

“Аллаһ теләсә, дип әйт, юләр!”
“Аллаһ теләсә, дип әйт, юләр!”
Кышның иң озын төннәренең берсендә бер абыйның хатыны коймак пешергәндә ире: “Хәзер чәй эчеп, коймак ашарбыз”, — дип әйтеп куя. Иренең мондый сүзләрне әйтүен ишетеп, хатын: “Аллаһ теләсә, дип әйт, юләр!”, - дип әйтә.

- Аллаһ теләсә дә, теләмәсә дә коймак инде пешеп җитә, ашыйм мин аны барыбер. Аллаһ теләсә, дигән сүз белән генә берәр нәрсә үзгәрергә мөмкинме? - ди ире.

- Динсезләр сүзе сөйләп, йорттагы бәрәкәтне бетереп утырма, — дип җавап бирә хатыны.

Коймак пешеп бетеп, өстәлгә куйган вакытта кинәт кенә эт өрүе ишетелә. Хатын, урамга чыгып, “Кем бар анда?” дип сорый. “Ирең киенсен, аның артыннан килдек”, - дигән тавыш яңгырый.

Иренең киенеп чыгуын таләп итүчеләр дәүләт органнары тарафыннан килгән кешеләр була. Ире кулына алган коймагын да ашый алмыйча аны алырга килгән кешеләр белән китеп бара.

Шулай итеп берничә атна узып китә. Бер көнне хатын ишек кагуны ишетә. Этнең дә өрмәвенә сәерсенеп, ишекне ачар алдыннан: “Кем анда?” — дип сорый ул. Ишек кагучы кеше аның ире була. “Аллаһ теләсә, иншаллаһ, бу - синең ирең”, - дип җавап кайтара ире. “Нигә сине сәбәпсез алып киттеләр?” - дигән сорауга да: “Мине башка бер кеше белән бутаганнар. Тикшерделәр һәм кайтарып җибәрделәр”, - дип кенә җавап бирә.

Хөрмәтле дуслар, шуны белегез һәм онытмагыз: синдә һәм кулыңда булган бөтен әйберләрең, хәтта теләгеңнең тормышка ашуы да — бөтенесе Аллаһның кулында. Тормышыңда бик күп үрнәкләрең бар. Кайбер әйберләрне бик теләдең, әмма килеп чыкмады. Кайберләрен бөтенләй уйламадың, әмма алар синең тормыш юлыңда каршыңа ук чыгып басты. Шуңа күрә нәрсә генә эшләргә теләсәң дә, “Аллаһ теләсә”, дигән сүз иң беренче булсын күңелеңдә. Бу сүзне телегездән төшермәгез!

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас в