Революциягә кадәр “хәзрәт” дигән сүзне Пәйгамбәрләргә, изгеләргә һәм тарихта калган данлыклы, белемле галимнәргә мөрәҗәгать иткәндә генә кулланганнар. Ә дин юлында хезмәт итүчеләргә күбрәк “имам”, “мулла” дигән сүзләр кулланылган.
Соңгы елларда, нигәдер, “хәзрәт” дигән сүзне бөтенесенә карата да куллана башладылар. Хәтта кайвакыт Коръән хәрефләрен дә белмәгән, “Фатыйха” сүрәсен укыганда җитмеш хата ясаучы мәчеттә сакта утырган кешеләргә дә “хәзрәт” дигән сүз кулланыла. Әлбәттә, бу дөрес түгел.
Ишәккә ат дип әйтү белән генә ул атка әйләнми бит. Сүзне үз урынында куллану кирәк, дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”
Фото: pixabay.com.