— Яңа ел бәйрәмнәрендә мәдрәсә эшчәнлеген туктатмый, — диде имам-ахун Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин. — Гомумән, шәһәребезнең гыйбадәт йортлары 2020 елның мартыннан бирле, саклык чараларын күреп, эшчәнлеген дәвам итә. Инде 2 ел гает намазлары мәдрәсә ишек алдында башкарыла. Дин кардәшләребез йорт-фатирларында искә алу мәҗлесләрен һәм башка дини йолаларны үткәрә алмаганлыктан, алар якыннары белән мәдрәсәгә килеп, дога кылдыралар. Эпидемия вакытында, әлбәттә, саклык чаралары күрү хәерле санала. Мәдрәсә хезмәткәрләре һәр килгән дин кардәшебезнең битлектә булуын таләп итә, кулларын антисептиклар белән йогышсызландыра, температурасын үлчи, хәвефсез аралыкны саклый һәм башка тиешле санитар таләпләрне үти. Үзизоляция чорында күпләр дүрт дивар эчендә утырырга мәҗбүр булды. Бүген алар җан тынычлыгы алу, рухи хасталыклардан котылу өчен мәдрәсәгә 7 азанга килеп, Коръән аятьләре, догалар белән сихәтләнә. Хәзрәтләребез тәүлек буе кизүдә торып, чакырган очракта, йорт-фатирларга барып, сәламәтлек өчен дога кыла. Мәдрәсәдә исем кушу, никах уку, Коръән аятьләре, җиде азан, дога белән шифа табу йолалары дәвам итә. Мөселман киемнәре һәм дини китаплар кибете ял көннәрсез эшли.
Мәүлемҗан хәзрәт Яңа елны билгеләүгә бәйле фикерләрен, изге теләкләрен дә җиткерде: “Бәйрәм көннәрендә туган-тумача белән очрашу, әти-әнине зиярәт итү динебездә күркәм гамәл санала. Шәхсән мин үзем җәмәгатем белән бу чорда балаларыбыз, оныкларыбыз (алар 5әү) белән күрешәбез, гаеттәге кебек, бүләкләр өләшәбез, теләкләр теләп дога кылабыз. Һәр елны Яңа ел бәйрәмендә туган төбәгебез — Татарстанга кайтып, ата-ана нигезендә берәр кич кунып, авыл зиратына барып алар рухына дога кылып киләбез, әлбәттә, бу көннәрдә кода-кодагыйларны да зиярат итәргә онытмыйбыз. Яңа Милади ел белән тәбрикләү, изге теләкләр теләү динебездә тыелмаган. Без, мөселманнар, 9 августта Яңа елыбызга — 1443 һиҗри елга кергән идек. 2022 ел элек Гайсә (а.с.) дөньяга килгән икән, без аңа сөенергә тиешбез. Әмма бәйрәмне аек көе, матур итеп каршы алыйк һәм үткәрик. Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте исеменнән барчагызны Яңа 2022 Милади ел белән тәбрик итәм, изге догада калам”.
…Форсаттан файдаланып, “Нурул-Ислам” мәдрәсәсе студентлары белән дә әңгәмәләшеп алдык. Алимәрдан Йосыпов 3нче курста уку белән бергә, 1нче курсның кураторы да булып эшли. Ул гарәп теле, гыйбадәт, әхлак дәресләрен укыта. Югары белем алу өчен Ислам университетына укырга керергә ниятли.
— Шәкертләр бик кызыксынучан, сораулар бирергә ярата, — ди Алимәрдан Ниматулла улы. — Аларга җавапны үзаллы гына таба алмасам, өлкән хәзрәтләргә мөрәҗәгать итәм. Гомумән, мәдрәсә җитәкчелеге, мөгаллимнәр уку планын төшенүдә һәм башка мәсьәләләрдә һәрчак булышлык күрсәтә. Дини учреждениедә укучылар өчен дә, хезмәткәрләргә дә уңайлы шартлар тудырылган. Бүлмәләр китаплар, техник әсбаплар белән тәэмин ителгән. Ашханәдә тәмле итеп кайнар ризыклар әзерлиләр. Мәдрәсәдә тормыш бертөрле, гел укудан гына тора дип уйламагыз. Бик күңелле, чаралар оештырыла. Ялларда спорт белән шөгыльләнәбез, җәйге чорда футбол, волейбол уйныйбыз, пикникка чыгабыз. Музейларга йөрибез.
Алимәрдан Йосыпов үзенең дингә килү тарихын да бәян итте: “Мин Таҗикстанда туганмын. Гаиләбез белән Амур өлкәсенә күчендек. Әти-әниләрем – этник мөселманнар. 4 еллап элек күңелебезгә иман нуры керде, шул вакыттан башлап гаилә белән дин юлына бастык. Бүген исә бертуганнарым да, әти-әниләр дә намаз укый, ураза тота һәм дин кушканнарны үтәп яши. Гадәттәгечә, Яңа елда гаиләм янына кайтачакмын. Яңа Милади ел — узган елдагы гамәлләргә нәтиҗә ясау, киләчәккә планнар төзү чоры ул. Бәйрәмне 2021 елны исән-имин, бәла-казаларсыз үткәргән өчен Ходайга рәхмәтләрне җиткереп, шау-шуларсыз, тыйнак итеп каршы алачакбыз”.
Чираттагы әңгәмәдәшем — Хафиза Байданова, 2нче курс студенты.
— “Нурул-Ислам” мәдрәсәсендә без, дини белемнән тыш, гаилә кыйммәтләре, әдәп-әхлак темаларын өйрәнәбез, — ди Хафиза. — Безне шул рәвешле үзаллы тормышка әзерлиләр. Гыйбадәте исламия дәресләрендә намаз уку, тәһарәт алу тәртибенә өйрәнәбез. Ә әхлак фәнендә дуслар сайлау, гаиләдә туганнар белән мөнәсәбәтләрне дөрес итеп төзү турында төшенәбез. Арабызда чит төбәкләрдән килгән шәкертләр дә күп. Татар, башкорт, үзбәк, таҗик, кыргыз һәм башка милләт вәкилләре белән үзара дус-татубыз, ике ел эчендә туганнар кебек булып беттек. Мәдрәсәдә уку төрле халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышу мөмкинлеге дә бирә. Мисалга, мин үзем 1нче курста үзбәк телен өйрәнә башладым. Без ял вакытларын да күңелле итеп оештырабыз. Кызлар белән саф һавада булабыз, батутларга йөрибез, хәләл кафега барабыз. Әйткәндәй, мин мәдрәсәдә уку белән берлектә күп юнәлешле һөнәри колледжда пекарь-кондитер белгечлеген үзләштерәм. Биредә минем дин юлында булуымны аңлап кабул итәләр, студент кызлар кайдан мөселманча киемнәр сатып алуым белән дә кызыксына, киңәшләр сорый. Мин үзем Сибай шәһәреннән. Әти-әнием — дин юлындагы кешеләр, шуңа күрә мин дә кечкенәдән шул мохиттә тәрбияләндем. Фатыйма исемле ахирәтемнең олы апасы да “Нурул-Ислам” мәдрәсәсендә укыган. Алар үрнәгендә бирегә белем эстәргә килдем. Мәдрәсәне тәмамлагач, Уфада Русия ислам университетында югары белем алырга ниятлим. Киләчәктә үземне мөгаллимә итеп күрәм. Яңа ел каникулларында туган якка кайтам, бәйрәмне якын кешеләрем белән үткәрәм. Юлбарыс елы гаиләләргә иминлек, татулык китерсен, сау-сәламәт булып, һәр туар көнгә шатланып, Аллаһка шөкер кылып яшик!
Лилия ГАБИТОВА.
Октябрьский шәһәре.