+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Иман
20 гыйнвар 2022, 06:35

Дөнья сезне алдамасын!

Дөньяга артык бирелеп, ахирәтне оныткан кешеләрнең хәле дә моңа охшый. Дин, иман зәгыйфьләнеп, мәчетләрдә намаз укучылар азая, кешеләр арасында өлфәт һәм мәхәббәт бетә, кешеләрнең дәрәҗәсе акча белән генә үлчәнә башлый. Тәкәбберлек арта, дуслык һәм кардәшлек кими. Бу хәлләрнең икесе дә аяныч. Шуның өчен мөселман дөнья тормышын да дөрес алып барырга, ахирәтне дә онытмаска тиеш.

Дөнья сезне алдамасын!Дөнья сезне алдамасын!
Дөнья сезне алдамасын!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд бер хәдисендә болай дигән: “Чын мөселман ахирәттән дә, дөньядан да ваз кичмәс. Дөньясын калдырып, бары тик ахирәте өчен генә тырышучыгыз хәерле, яхшы мөселман түгел. Ахирәтен калдырып бары тик дөньясы өчен генә тырышучыгыз да хәерле мөселман түгел. Кешенең хәерлесе, яхшысы дөньясы өчен ахирәтен калдырмас, ахирәте өчен дөньясын калдырмас, икесен дә бергә алып барыр һәм башкаларга йөк булмас”.

Пәйгамбәребезнең иң күп кылган догаларыннан берсе: "Әй, Раббыбыз, безгә дөньяда да, ахирәттә дә яхшылык бир. Безне җәһәннәм утыннан сакла", – дигәнедер.

Дөньяда бәхетле булыр өчен, ахирәтне онытмыйча, тырышлык белән яшәргә кирәк. Чөнки дөнья тормышы фанидыр, ул бик тиз үтеп китәчәк, мәгәр ахирәт тормышы гына мәңгелек.

Пәйгамбәребез бер хәдисендә болай дигән: “Дөнья – ахирәтнең кырыдыр. Ул кырга нәрсә чәчсәң, ахирәттә шуны урырсың”.

Бер галимнең әйтүенчә, дөньяда ике төрле кеше бар: берсен дөнья алдый, чөнки ул Аллаһыны да, ахирәтне дә оныткан, дөнья тормышы өчен генә тырыша, икенчесе дөньяны алдый, чөнки ул дөнья өчен дә, ахирәт өчен дә тырыша, икесен дә бергә алып бара. Сез дә икенчесе кебек булыгыз, дөнья сезне алдамасын, сез дөньяны алдагыз”, - дип язды галим һәм дин эшлеклесе, мәгърифәтче һәм педагог Ризаэтдин Фәхретдин.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас