+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
28 гыйнвар 2022, 10:55

2022 елда дини бәйрәмнәр һәм мөбарәк көннәр

3-4 февраль — Рәгаиб кичәсе. Өч изге айның беренчесе булган рәҗәб аеның 2-3нче көннәре. Бу кичәдә Рәсүлулланың атасы хәзрәти Габдуллаһ белән анасы хәзрәти Әминәнең никахлары булып, беренче тапкыр күрешкәннәр. Дини китаплардан күренүенчә, бу – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең туачагы тәгаен билгеле булган кич.

2022 елда дини бәйрәмнәр һәм мөбарәк көннәр
2022 елда дини бәйрәмнәр һәм мөбарәк көннәр

27-28 февраль — Миграҗ кичәсе, рәҗәб аеның 26-27нче көне. Бөтен кешелек дөньясына рәхмәт һәм шәфкать итеп җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең җиде кат күккә, Аллаһы Тәгалә хозурына ашуы белән бәйле бәйрәм.

17-18 март — Бәраәт кичәсе, шәгъбан аеның 14-15нче көне. Бәраәт кичәсе – ул гөнаһтан, явыз нияттән, золым гамәлдән, адәм вә хайван рәнҗетүдән, җәзадан коткарылу, хәрамнан арыну мәгънәсен аңлата. Шәригатьчә әйткәндә, Бәраәт – ул гафу-мәгъфирәт, истигъфар кичәсе. Бәндәләрнең бер еллык бәхете шушы кичәдә тәгаен кылына.

2 апрель — изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн.

27-28 апрель — Кадер кичәсе, Рамазан аеның 26-27нче көне. Коръән Кәримдә искә алынган иң мөһим, иң әһәмиятле кичә. Бу төн – язмыш хәл ителә торган, көч-кодрәт төне. Ул Рамазан аеның 26нчы көненә туры килә. Рамазан аеның соңгы өч көненең төннәре дә изге санала. Пәйгамбәребез сәхабәләренә: “Кадер кичәсен рамазан шәриф аеның ахыргы ун көненең бер так кичәсендә эзләгез”, – диде. Ягъни 21, 23, 25, 27 һәм 29нчы кичәдә булуы ихтимал. Шушы кичәләрдә аеруча күбрәк дога, истигъфар, гамәл вә гыйбадәт белән шөгыльләнү мотлак тиеш.

2 май — Ураза бәйрәме, шәүвәл аеның 1нче көне. Мөселманнарның ике зур бәйрәменең берсе. Шәүвәл аеның беренче көнендә кояш сөңге буе күтәрелгән вакытта гает намазы укыла, вәгазь сөйләнә. Шәүвәл аеның өч көне тулысынча бәйрәм санала.

8 июль — Гарәфә көне, зөлхиҗҗә аеның 9нчы көне. Хаҗ гамәле шушы көндә башкарыла.

9 июль — Корбан бәйрәме, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көне. Мөселманнарның иң зур бәйрәме. Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә.

8, 9, 10, 11, 12 июль — Тәкъбир әт-Тәшрикъ көннәре, зөлхиҗҗә аеның 9, 10, 11, 12, 13нче көннәре.
Гарәфә көнендә (8 июль) иртәнге намаздан башлап, зөлхиҗҗә аеның 13нче көнендәге икенде намазын да (12 июль) кертеп, фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: “Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд” дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне эчтән әйтә).

30 июль — Яңа 1444 һиҗри ел башланган көн, мөхәррәм аеның 1нче көне. Бу айда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына.

8 август — Гашура бәйрәме, мөхәррәм аеның 10нчы көне. Мөхәррәм ае мөселманнар өчен иң хөрмәтле айларның берсе булып тора. Гашура исә мөхәррәм аеның иң кыйммәтле көне санала. Бу көнне ураза тоту һәм хәер өләшү сөннәт.

7-8 октябрь — Мәүлид кичәсе (Мәүлид Ән-Нәби), рабигыль-әүвәл аеның 11-12нче көне. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең туган көн.

Фото: cdum.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: