Үткәннәргә үкенеп гомереңне үткәрмә, кулыңнан ычкынганны кайтарам дип азапланма. Сиңа насыйп - сиңа, сиңа насыйп булмаганны куып тота алмыйсың. Үзеңә бирелгәнне кулыңнан ычкындырма, шөкер ит. Күп вакыт кулыбыздагының, яныбыздагының кадерен белмибез, югалткач - үкенеп елыйбыз.
Исән чакта, бергә чакта бер-беребезнең кадерен белик. «Үлем килүдән элек - яшәвеңне, картлык килүдән элек - яшьлегеңне, ярлылык килүдән элек - байлыгыңны, мәшәкатьтән элек буш вакытыңны Аллаһтан ганимәт дип бел» (хәдис).
Кеше кулындагыга кызыкма. Кирәк әйберне иң элек Аллаһтан сора. Ул бер хәерле бәндәсе аша сиңа сәбәбен чыгарыр һәм син сөенеч табарсың, теләгеңә ирешерсең.
Теләгең кабул булмаса - кайгырма. Кайвакыт теләк кабул булмау кабул булудан хәерледер. Безгә нәрсә кирәген без белмибез. Аллаһ - белүче.
Буш сүз, гайбәт сөйләүчеләр янында торма, күңелең каралыр, тупасланыр, изге гамәлләрең бетәр. Аларга Аллаһның газабы килгәндә сиңа да өлеш чыгар.
Сүзеңне өч иләк арасыннан үткәреп әйтү кирәк. Беренчесе - дөреслек иләге, әйтәсе сүзең дөресме? Телнең иң зур афәте - ялган. Икенчесе - файда иләге, әйткән сүзеңнең берәр кешегә файдасы бармы? Өченчесе - матурлык иләге, әйтәсе сүзең матурмы?
Кирәк-кирәкмәсә дә бурычка алудан саклан. Бурыч ул - көндезләрен кимсенү, төннәрен - авыр уйлар. Күпләр, барына канәгать булмыйча, баю нияте белән бурыч (кредит) алып, хәерчелек җимешләрен татыйлар.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин.