

27-28 февраль — Миграҗ кичәсе, рәҗәб аеның 26-27нче көннәре. Бөтен кешелек дөньясына рәхмәт һәм шәфкать итеп җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең җиде кат күккә, Аллаһы Тәгалә хозурына ашуы белән бәйле бәйрәм. Шушы кичәдә Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезне Үзенең хозурына чакырып, үткән пәйгамбәрләр белән күрештереп, исәпсез хикмәт һәм олы могҗизалар күрсәтте.
Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәребезгә өч бүләк булды. Биш вакыт намаз уку бу кичәдә фарыз ителә. Ислам фәлсәфәсе буенча, бу кичәдә Коръәннең “Бакара” сүрәсенең 285-286нчы һәм “Исра” сүрәсенең 23-29нчы аятьләре иңгән. Пәйгамбәребезгә Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелде, ягъни Пәйгамбәребез Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләдән гөнаһлы мөселманнарга ярдәм биреп, аларны газаплардан коткаруны сораячак.
17-18 март — Бәраәт кичәсе, шәгъбан аеның 14-15нче көннәре. Бәраәт кичәсе – ул гөнаһтан, явыз нияттән, золым гамәлдән, адәм вә хайван рәнҗетүдән, җәзадан коткарылу, хәрамнан арыну мәгънәсен аңлата. Шәригатьчә әйткәндә, Бәраәт – ул гафу-мәгъфирәт, истигъфар кичәсе. Бәндәләрнең бер еллык бәхете шушы кичәдә тәгаен кылына. Шуның өчен бу кичә изге кичәләрдән санала.
Бәраәт – ул тәүбә кичәсе. Шуның өчен дә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең мөбарәк хәдисендә: “Әй, адәмнәр, ашыгыгыз намаз укырга, намазның вакыты үтмәстән әүвәл”, дип өммәтенә әйтеп калдырды. Рәсүлебез Бәраәт кичәсендә фәкать гыйбадәт вә намаз белән мәшгуль булган. Раббыбызның рәхмәтен сорап догалар кылуны үзенә гадәт иткән һәм: “Шәгъбан аеның 15нче кичәсе кергәч, төндә гыйбадәт кылып, көндезендә ураза тотыгыз”, – дип өммәтен өндәгән.
2 апрель — изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн.
27-28 апрель — Кадер кичәсе, Рамазан аеның 26-27нче көннәре. Коръән Кәримдә искә алынган иң мөһим, иң әһәмиятле кичә. Бу төн – язмыш хәл ителә торган, көч-кодрәт төне. Ул Рамазан аеның 26нчы көненә туры килә. Рамазан аеның соңгы өч көненең төннәре дә изге санала. Пәйгамбәребез сәхабәләренә: “Кадер кичәсен рамазан шәриф аеның ахыргы ун көненең бер так кичәсендә эзләгез”, – диде. Ягъни 21, 23, 25, 27 һәм 29нчы кичәдә булуы ихтимал. Шушы кичәләрдә аеруча күбрәк дога, истигъфар, гамәл вә гыйбадәт белән шөгыльләнү мотлак тиеш. Әлеге һәм рамазан ае тәмамланыр алдыннан булучы башка төннәрдә, йокламыйча, Аллаһы Тәгаләдән ярлыкауны теләп-ялварып, намаз укып чыгалар. Нәкъ менә Кадер төнендә Коръән Кәримнең төп нөсхәсе, Аллаһы Тәгаләнең көрси-тәхете өстеннән алынып, Җәбраил фәрештә тарафыннан күкнең җиргә якын катына күчерелә һәм, шуннан торып, аның эчтәлеге 22 ел дәвамында Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә иңдерелә.
2 май — Ураза бәйрәме, шәүвәл аеның 1нче көне. Мөселманнарның ике зур бәйрәменең берсе. Мөэмин-мөселманнар Рамазан аенда ураза тота, ай дәвамында сәхәргә тора, калебләрен Хак Тәгаләгә юнәлтеп, гафу итүен сорап, Аңа ялвара, тәүбә итә, дога һәм намаз укый. Кулларын, аякларын, телләрен, күзләрен һәм колакларын динебезгә хәрәм булган нәрсәләрдән тыярга, аяклары начар юлдан йөрмәскә, куллар җәбер-золым кылмаска, күзләр әшәкелекне күрмәскә, колаклар әхлаксыз сүзләрне тыңламаска, телләр гайбәт сөйләмәскә тырыша. Шул рәвешле алар Аллаһыга кол булу имтиханын үтә.
Шәүвәл аеның беренче көнендә кояш сөңге буе күтәрелгән вакытта гает намазы укыла, вәгазь сөйләнә. Шәүвәл аеның өч көне тулысынча бәйрәм санала.
8 июль — Гарәфә көне, зөлхиҗҗә аеның 9нчы көне. Хаҗ гамәле шушы көндә башкарыла. Изге Гарәфә көнендә Җир шарының төрле кыйтгаларыннан, илләреннән Ислам диненең бишенче баганасы, терәге булган хаҗ гыйбадәтен үтәү өчен олы тырышлык һәм ихласлык белән килгән берничә миллион хаҗи Гарәфәт тавында дога вә гыйбәдәт, тәсбих вә тәһлил, истигъфар вә тәлбия әйтеп, хаҗ гыйбадәтенең икенче фарызын үтиләр. Гарәфә – тану көне. Ибраһим галәйһиссәләмнең нәзере хәтеренә килеп (Ибраһимның озак еллар баласы булмый. Ул: “Әгәр минем улым булса, мин аны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан итәр идем”, дип нәзер әйткән була), төшен аңлаган көне.
9 июль — Корбан бәйрәме, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көне. Мөселман-нарның иң зур бәйрәме. Ураза тәмам-лангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә.
“Корбан” сүзе “якынаю” мәгънәсендә Аллаһы Тәгаләгә изге гамәлләр белән якынаюны аңлата. Ләкин гарәп халкы аны “Гайдел-адхә” дип атый. “Адхә” — “күрсәтү”, ягъни Аллаһыга үзебезнең тугрылыгыбызны күрсәтү бәйрәме. Корбан – Аллаһыга якын булыр өчен кылына торган бер гамәл. Корбан чалып, без Раббыбызга якынлыгыбызны тагын бер исбатлыйбыз.
Ә нәрсә белән якын булабыз соң? Аллаһы Тәгаләгә чалган корбаннарыбызның ите дә, сөяге дә, мае да, йоны да ирешми бит. Пәйгамбәребез үзенең хәдисендә: “...Аллаһы Тәгаләгә күңелләрегездәге иманнарыгыз, ихласлыгыгыз ирешә. Аллаһ ризалыгы өчен чалынган корбанның каныннан беренче тамчысы җиргә төшкәнче Аллаһ шул кешенең гөнаһларын ярлыкар”, – ди.
8, 9, 10, 11, 12 июль — Тәкъбир әт-Тәшрикъ көннәре, зөлхиҗҗә аеның 9, 10, 11, 12, 13нче көннәре.
Гарәфә көнендә (8 июль) иртәнге намаздан башлап, зөлхиҗҗә аеның 13нче көнендәге икенде намазын да (12 июль) кертеп, фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: “Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд” дип тәкъбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкъбирне эчтән әйтә).
30 июль — Яңа 1444 һиҗри ел башланган көн, мөхәррәм аеның 1нче көне. Бу айда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына.
8 август — Гашура бәйрәме, мөхәррәм аеның 10нчы көне. Мөхәррәм ае мөселманнар өчен иң хөрмәтле айларның берсе булып тора. Гашура исә мөхәррәм аеның иң кыйммәтле көне санала. Бу көнне ураза тоту һәм хәер өләшү сөннәт. Мөхәммәд пәйгамбәр һәм сәхабәләр бу көннәрдә ураза тоткан. Гашура сүзе гарәпчәдән “ун” дип тәрҗемә ителә. Бу көнне күп пәйгамбәрләр бәхетсезлекләрдән, төрле афәтләрдән котылып калган булган.
7-8 октябрь — Мәүлид кичәсе (Мәүлид Ән-Нәби), рабигыль-әүвәл аеның 11-12нче көннәре. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең туган көн.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) туган көн булу сәбәпле, бездә, татар һәм башкорт халыкларында да, ул бер ай давамында бик зурлап бәйрәм ителә, ай буена мәчет-мәдрәсәләребездә вәгазь сөйләнелә, олуг шатлык белән гыйбадәтләр кылына. Мөселман өйләрендә Мәүлид ашлары уздырыла, Коръән укыйлар, пәйгәмбәребезгә багышлап салаватлар, мөнәҗәтләр әйтәләр.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.