+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
8 февраль 2022, 09:45

Аллаһның барлыгын онытма!

Югары уку йортына керергə китəр алдыннан урта мəктəпне тəмамлаган бер яшь егет хəзрəт янына сугылып чыгарга була.

Аллаһның барлыгын онытма!
Аллаһның барлыгын онытма!

– Укыгач, кем буласың инде, энем? – дип сораган хəзрəт.
– Юрист булам.
– Аннары?
– Судья, я прокурор булып эшкə урнашырмын.
– Ə аннары?
– Аннары өйлəнермен, матур гаилə корып, балалар үстерермен.
– Ə аннан соң?
– Пенсиягə чыгармын, оныкларны карашырмын.
– Ə аннары?
– Хəзрəт, үлемнəн качып калып булмастыр инде ул…
– Менə шуның өчен, энем, тормышыңның кайсы гына мизгелендə дə Аллаһны онытма, Аллаһ каршында йөзең кызарырлык эш-гамəллəр кылма, мəңгелек урының рəхəттə булсын дип максат куй, шуңа омтыл.

(“Локман Хәким нәсыйхәтләре” китабыннан).

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: