+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Иман
27 февраль 2022, 05:05

Мигъраҗ кичәсе мөбарәк булсын!

Рәҗәб аеның ахырында Ләйләтүл-Исра вәл-Мигъраҗ кичәсен билгеләп үтәләр. Ул айның 26сыннан 27нче көненә каршы кич була, ягъни быел ул 27 февральнең киченә туры килә. Исра – бөтен кешелек дөньясына рәхмәт һәм шәфкать итеп җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) Мәккәнең әл-Хәрәм мәчетеннән Кодүс (Иерусалим) шәһәрендәге әл-Әкъса мәчетенә изге сәфәре ул. Ә Мигъраҗ – шушы могҗизалы вакыйгадан соң Аллаһы Илчесенең (с.г.в.) күкнең Җиденче катына күтәрелүе.

Мигъраҗ кичәсе мөбарәк булсын!Мигъраҗ кичәсе мөбарәк булсын!
Мигъраҗ кичәсе мөбарәк булсын!

Шушы кичәдә Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезне (с.г.в.) Үзенең хозурына чакырып, үткән пәйгамбәрләр белән күрештереп, исәпсез хикмәтләр һәм олы могҗизалар күрсәтте. Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәребезгә өч бүләк булды. Биш вакыт намаз уку бу кичәдә фарыз ителә. Ислам фәлсәфәсе буенча бу кичәдә Коръәннең “Бәкара” сүрәсенең 285-286нчы һәм “Исра” сүрәсенең 23-29нчы аятьләре иңгән. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелде, ягъни Пәйгамбәребез (с.г.в.) Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләдән гөнаһлы мөселманнарга ярдәм биреп, аларны газаплардан коткаруны сораячак.

Риваятьләргә караганда, 621 елның бер төнендә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) ястү намазыннан соң Кәгъбәтуллада гыйбадәт кылганнан соң, Кагъбә диварына таянып йокымсырап утырган чакта, аның янына Җәбраил фәрештә килә. Ул үзе белән “Бурак” (ягъни «яшен тизлеге белән йөрүче») дип аталган канатлы, тылсымлы ат та алып килгән була. Шуңа атланып, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) күз ачып йомганчы Гарәбстаннан Фәләстыйнга (Палестинага), Кодүс (Иерусалим) шәһәрендәге әл-Әкъса мәчетенә килеп җитә. Анда ул үзеннән элгәре булган пәйгамбәрләр белән күрешеп, боларның алдында торып намаз укый. Намаздан соң, «Бурак»ны җирдә калдырып, ул Җәбраил фәрештә белән күккә аша. Анда Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.), Аллаһы Тәгаләнең көрсие (тәхете) алдында торып, Аның белән сөйләшә һәм сөйләшү вакытында 99 мең сүз әйтә, күктәге Кәгъбәне, җәһәннәм белән оҗмахны күрә. Намазларда укыла торган “Әттәхият” Аллаһы Тәгалә белән пәйгамбәрнең сөйләшүеннән чыккан дога. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Мигъраҗ кичәсендә өммәте, үзенә ышанган мөселманнар өчен Аллаһтан гафу сораган вә өммәте өчен дә Мигъраҗ теләгән. “Йа, Раббым, Мигъраҗ могҗизасы белән мине нигъмәтләдең. Өммәтем өчен дә нигъмәт теләр идем”, – диюенә җавап итеп, Аллаһы Тәгалә: “Мөэминнәрнең мигъраҗы – намаздыр”, – дигән. Димәк кешеләр намазларын төгәл укыса, алар да Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) мигъраҗы кебек зур дәрәҗәләргә ирешерләр һәм бик саваплы булырлар.

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) соңыннан исә, килгән юлы белән Мәккәи Мөкәррәмәгә кайтарыла. Шул кадәр юлны үтеп кайтканчы Мөхәммәд пәйгамбәрнең яткан урыны да суынырга өлгермәгән була әле.

Бу кичәне Коръән укып, гыйбадәт кылып, Мөхәммәд галәйһис-сәләмнең гаҗәеп рәвештә күккә ашуы турындагы риваятьләрне кат-кат укып һәм сөйләп үткәрәләр.

Фото: "Ислам-тудей"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас