+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
3 март 2022, 10:00

Көнгә ничә тапкыр тәүбә кылырга кирәк?

Тәүбә кылу. Бу сүзләрне аңлыйбыз инде. Ләкин гөнаһ кылганга күрә генә түгел, һәрдаим тәүбә кылу тиешле.

Көнгә ничә тапкыр тәүбә кылырга кирәк?
Көнгә ничә тапкыр тәүбә кылырга кирәк?

Тәүбә кылу – ул гөнаһларыбыз, хата-кимчелекләребез өчен Аллаһыдан гафу итүен сорау. Аның иң гади, әмма иң саваплы ысулы әлеге сүзләр: “Әстәгъфируллаһүл-газыйм вә әтүбү иләйһи” (“Бөек Аллаһыдан гөнаһларымны гафу итүен сорыймын”.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әлеге сүзләрне көненә 100 мәртәбә әйткән. Күз алдыбызга китерик, җир йөзенә рәхмәт буларак җибәрелгән, хата-кимчелекләрдән ерак булган кеше бу сүзләрне көненә 100 тапкыр әйткән. Ә без ничә тапкыр әйтергә тиеш икән?!

Тәүбә кылуның ике шарты бар:
1. Тәүбә кылган кеше гөнаһлары өчен ихластан үкенергә тиеш.
2. Ул Аллаһыдан куркып, гөнаһлар кылудан туктарга һәм аларга башка кайтмаска, ягъни аларны кылмаска тиеш.

Тәүбә кылуның махсус намазы да бар, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Фото: pixabay.com

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: