

Ай дәвамында һәр сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә кунаклар өчен экскурсия үткәреләчәк, Русия Ислам университеты укытучылары Уфа шәһәрендә Ислам үсеше турында сөйләячәк, мөселман дине турында кызыклы фактлар белән уртаклашачак.
- Башкортстанда мөселманнар күп яши, алар мәчетләргә йөри, дини бәйрәмнәрне билгеләп үтә. Хәзер изге Рамазан ае бара, һәм без, үз чиратыбызда, республикада Исламның тарихи үсеш үзенчәлекләренә багышланган махсус экскурсия программасы әзерләдек, - дип сөйләде «ЦРТ РБ» оешмасы директоры Руслан Юнысов.
Һәр кичке экскурсия азагында, кунаклар "Эврен" кафесында ифтар мәҗлесенә чакырыла. Теләүчеләр якындагы мәчетләрдә тәравих намазында катнаша ала.
Экскурсия 19:00 сәгатьтә башлана. Кузгалу ноктасы: “Кунак сарае” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда «Terra Bashkiria» автобусы. Өстәмә мәгълүматны 8 996 582 86 27 телефоны аша, яки www.bus102.com сайтыннан алырга мөмкин.
Фото: bashinform.ru