+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
7 апрель 2022, 10:15

Яттан өйрәнү - баш миенә файдалы

Галимнәр фикеренчә, ятлау баш мие эшчәнлеген яхшырта икән.

pixabay.com
Фото:pixabay.com

Кешенең баш миендә йөз миллиардларча ми күзәнәге һәм берничә триллион ярдәмче күзәнәк бар. Бүгенге көндә кеше бу күзәнәкләрнең 12 процентын гына куллана. Ми эшчәнлегеннән яхшырак файдалану һәркемнең үзеннән тора. Аны яхшыртуның иң яхшы һәм уңай юлы — яттан өйрәнү. Япониядә, мәсәлән, мәктәптә бөтен нәрсәне яттан өйрәтәләр.

Күп ятлаудан ми череми, ди галимнәр. Ә менә ялкаулыктан төрле ми авырулары килеп чыгуы ихтимал. Балаларга күп итеп яттан өйрәнү тагын да яхшырак. Менә ни өчен безнең бабайлар Коръән сүрәләрен һәм догаларны яттан өйрәнгәннәр, дип яза “Ислам нуры”.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: