+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
15 апрель 2022, 04:35

Мөселманга фатирда эт асрарга ярыймы?

Күпләр фатирларында эт асрый, аларга күпме малларын сарыф итәләр, югыйсә, бала үстерсә яки мохтаҗ күршесенә булышса – нинди савап булыр иде. Юк, инде андый игелекле эшләргә акчасы җитми аның!

Мөселманга фатирда эт асрарга ярыймы?Мөселманга фатирда эт асрарга ярыймы?
Мөселманга фатирда эт асрарга ярыймы?

Шәригать фатирда эт асрауны рөхсәт итми. Ислам диненең әлеге күренешне тыюы очраклы хәл түгел. Югарыда әйтелгәннәрдән тыш, фатирда эт асрау – өйнең чисталыгын бетерә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: “Әгәр дә эт савыт-сабага кагылса, аны җиде мәртәбә юарга кирәк, бер мәртәбә исә ком белән юу мәҗбүри”.

Аңлашылганча, эт өйнең чисталыгына зур зыян сала. Димәк, намаз әһле булган мөселманның өендә эт яши алмый.

Ишегалдында өйне һәм бакчаны саклау өчен эт асрау рөхсәт ителә. Ләкин һичбер максатсыз, бары тик матурлык яки күңел ачу өчен генә өйдә эт асрау тыела.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас