+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
18 апрель 2022, 21:25

Ифтар – саваплы мәҗлес

Изге Рамазан ае бара һәм мәчетләрдә, өйләрдә ифтар ашлары уздырыла. Бу - бик күркәм һәм саваплы гамәл. Кырмыскалы районының Сарт-Чишмә авылындагы төзекләндерүдән соң күркәм төс алган “Рамазан” мәчетендә дә имам-хатыйп Рәзим хәзрәт Аеткулов, ураза тотучыларны һәм авылның өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрен җыеп, бик матур мәҗлес оештырды.

Ифтар – саваплы мәҗлес
Ифтар – саваплы мәҗлес
Районыбызның тәүге мәчетләренең берсе Рәзим хәзрәт килү белән бик зур үзгәрешләр кичерде. Әйтергә кирәк, имам-хатыйпның һәрбер тәкъдимен, идеясен авылдашлары ихлас хуплап кына калмыйча, барлык яклап та зур ярдәм күрсәтте. Бүген инде иман йорты – гыйбадәт кылу, күркәм дини чаралар оештыру, аралашу-киңәшләшү, килеп туган проблемаларны уртага салып сөйләшү урыны. Бу көнне узган мәҗлес тә шулайрак килеп чыкты.

Иң тәүдә җыелучылар Рәзим хәзрәтнең вәгазен тыңлады. Бу мәчетне төзекләндерүгә күп көч салучыларны телгә алып, нинди эшләр башкарылуы турында сөйләп, изге эшкә өлеш кертүчеләрнең барысына да зур рәхмәтләрен әйтте ул. Әле мәҗлес үткәрер алдыннан гына мәчетнең биләмәсен дә тәртипкә китереп, бакчага нигез салганнар. Көздән үк биләмә тирәли чыршылар утыртып чыккан булганнар, хәзер инде бакчада җимеш агачлары да урын алган. Алмагач, груша, чия агачларын изге күңелле кешеләр алып килеп утырткан. Бу эш әле киләчәктә дә дәвам итәчәк, ди хәзрәт.

Яңа Кыешкы авылы биләмәсенә яңа сайланган җитәкче Фидан Миңнегалиев та авылдашларына изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук мәчетнең яктырып, балкып торуына сокланып, киләчәктә дә иман йортының ачык һәм халык белән тулы булуын, манарадан азан тавышлары яңгырап торуын, яшьләр һәм балаларның килүен теләде. Үз чиратында, барлык килеп туган проблемаларны да бергәләп хәл итәргә әзер булуын әйтте.

Фидан Салих улы тагын бер матур һәм дулкынландыргыч мәлгә дә тукталып үтте. Барлык яклап та үрнәкле гаилә парын: Сәгыйдә һәм Филарет Исмәгыйлевларны алтын туйлары белән тәбрик итеп, үзе, район һәм республика җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырды.

Рәзим хәзрәт билгеләвенчә, бу мәҗлесне ул бик изге максат белән үткәрде.
- Авылдагы олы яшьтәге апалар күбесе ялгызы яши, кемнәрнеңдер балалары читтә, газиз балаларын, тормыш юлдашларын югалтучылар да күп. Хәзрәт, Коръән укытасым килә дә бит, хәзер ялгызыма гына көчем җитми, дигән сүзләрне ишетергә туры килде. Изге Рамазан аенда аларның уй-ниятләрен ашырырга теләп, шушы мәҗлесне оештырырга булдым, - ди имам-хатыйп.

Һәм әлеге мәҗлестә, бакыйлыкка күчкәннәрнең рухларына багышлап, Коръән сүрәләре укыды. Рәзим хәзрәтнең хәләл җефете Рәсимә Тимерхан кызы җыелучыларның барысына да хәер өләшеп чыкты. Дога кылуга, кояш та баеды һәм сарт-чишмәлеләр, килгән кунаклар авыз ачты һәм намаз укыды. Аннары җыелучылар Аеткуловлар гаиләсе пешергән ризыктан һәм алып килгән күчтәнәчләрдән сыгылып торган мул табын артына утырды.

Биредә барлык эшләрне бергәләп эшләргә күнеккәннәр. Менә ифтар табынын да Аеткуловлар гаиләсенә Венера Абдрәфыйкова, Айгөл Атнагулова, Фәридә Халикова, Әнисә Абдуллина, Альфира Миңнегалиева, Рәсимә Абдрәхимова, Альмира Ярмөхәммәтова, Рәмзия Әрдәширова әзерләргә ярдәм иттеләр. Бу хатын-кызлар мәчетне җыештыруга да һәрвакыт үз өлешен кертә. Бу уңайдан авылның активисты Фәнзия Өмәткулова исеменә дә мактау сүзләре яңгырады. Изге башлангычларның күбесен Рәзим хәзрәт аның ярдәме белән башкарган.

Югарыда әйтелгәнчә, авылдашлар, аралаша-аралаша, тәмле ризыклар белән сыйланды. Киләчәктә дә туган авылыбызда шулай изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч, имин тормышта яшәргә язсын, дип таралышты кунаклар. Ә Ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаетенә әзерлек башланган да инде биредә. Аны имам-хатыйп зурлап үткәрергә ниятли. Әлеге вакытта изге кешеләрнең ярдәме белән мәчет биләмәсендә лапас эшли башлаганнар. Бу һәм башка уй-ниятләрен тормышка ашырырга Ходай ярдәмен бирсен, дип кенә телисе килә.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: