+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
18 апрель 2022, 11:10

Коръәндә ике дөнья бәхете бар!

“Аллаһы Тəгалə, дин һəм шəригать хөкемнəрен аңлатып, пəйгамбəрлəренə 104 китап иңдергəн. Пəйгамбəрлəр шул китаплардагы хөкемнəр белəн үз кавемнəрен (халыкны) иманга һəм изге гамəллəр кылырга өндəгəн.

Коръәндә ике дөнья бәхете бар!
Коръәндә ике дөнья бәхете бар!

Шул китаплардан Адəм галəйһиссəлəмгə – 10, Шис галəйһиссəлəмгə – 50, Идрис галəйһиссəлəмгə – 30, Ибраһим галəйһиссəлəмгə 10 кəгазь (күрсəтмə язма) иңдерелгəн. Шулай ук Муса галəйһиссəлəмгə – Тəүрат, Давыт галəйһиссəлəмгə – Зəбур, Гайсə галəйһиссəлəмгə – Инҗил һəм Пəйгамбəребез Мөхəммəд галəйһиссəлəмгə Коръəн исемле китап иңдерелгəн.

Иң соңгы булып иңдерелгəн китап – Коръəн Кəрим. Анда алдарак җибəрелгəн китапларның кайбер кануннары гамəлдəн чыгарылган. Коръəндə кешелəргə бу дөнья өчен дə, әхирəт өчен дə кирəкле булган һəртөрле хөкемнəр бар”, - дип яза Әхмәтһади Максуди “Гыйбадәте исламия” китабында.

“Коръән уку Аллаһны зикер итүнең иң хәерле юлы булып санала. Коръән укыганда тәҗвид кагыйдәләрен, тиешле булган әдәп һәм әхлак тәртипләрен үтәү кирәк. Изге Китабыбызны һәрдаим, кайда гына булсак та укырга тиешбез. Коръәни Кәримдә ике дөнья бәхете бар. Аны укып, без күңелләребезгә тынычлык табабыз, һидаяткә ирешәбез. Коръән белән мөнәсәбәтләребез ныграк булган саен, Раббыбыз белән мөнәсәбәтләребез дә ныграк булыр, ихласлыгыбыз артыр. Аллаһы Тәгалә укыган Коръән аятьләре белән гамәл кылып, аның хөкемнәрен үтәп, киләчәк буыннарга да үрнәк булырлык итеп яшәүләребезне насыйп әйләсә иде”, - дип яза Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Фото: ДУМ РТ

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: