“Хәерле көн дуслар!
Сезнең белән куанычлы яңалык белән уртаклашасым килә. 25 апрельдә, мөселманнар өчен изге Рамазан аенда, районыбызның Елбулак-Тамак авылында төзелүче мәчеткә манара куелды. Яңа Аллаһ йорты бик матур килеп чыга.
Гыйбадәтханәне ачу 2 июльдә булачак, тантанага Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинне чакыру планлаштырыла. Ә хәзергә калган эшне төгәлләргә һәм территорияне төзекләндерергә кирәк”, - дип яза Артур Зарипов “Телеграмм”да.
Фото: t.me/Zaripov_ArturM