+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
28 апрель 2022, 12:16

Гомере буе изге хезмәттә

Рәшит Фәйзи улы Хәйбрахманов 20 ел Борай районының Яңа Кизгән авылы мәчетендә имам-хатыйб вазыйфасында хезмәт сал­ган шәхес. Бу җаваплы, изге эшне намус, зур тырышлык белән башкарган өчен ул былтыр көзен Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Гомере буе изге хезмәттә
Гомере буе изге хезмәттә
— Мин — барлык гомеремне мәгариф өлкәсенә багышлаган кеше. Лаеклы ялга чыккач, туган авылым Яңа Кизгән мәчетенең имам-хатыйбы булдым. Дингә тартылуым кечкенәдән иде. Әниемнең дога аһәңнәрен тыңлап үстем. Картәтиләрем мулла иде, — ди Рәшит Фәйзи улы. — Гаиләдә ике малай үстек, әтием 1941 елның көзендә Бөек Ватан сугышына китеп, 1942 елда һәлак булуы хакында хәбәр килде. Әнием колхоз эшендә бил бөкте, һәрчак алдынгылар сафында булды, безне, балаларын, кеше арасында ким-хур итмичә үстерде.
Рәшит Хәйбрахманов туган авылында урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлагач (әйткәндәй, Яңа Кизгән мәктәбе тарихында ул беренче медалист), Бөре педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Егетнең белеме төпле була, ул Мәскәү югары уку йортларын яулый алыр иде, әмма ялгыз әнисенә якынрак булыр, янына еш кайтып ярдәмләшер өчен әлеге институтны сайлый.
— Бөре пединститутында белем алган елларым яшьлегемнең иң гүзәл чоры булып истә калды. Нәкъ биредә булачак гомер юлдашым Лениза Гардихан кызын очраттым. Бер факультетта укыдык, диплом алгач, никахлашып, туй үткәреп, матур итеп гаилә кордык, — ди Рәшит Хәйбрахманов.
Яшьләр хезмәт юлын Борай районының Зур Бадрак авылы мәктәбендә башлый, Рәшит Фәйзи улы — физика, хатыны математика укыта. Монда җиде ел эшлә-гәч, алар Яңа Кизгәнгә кайтып урнаша, Рәшит Хәйбрахмановка башта — завуч, аннары мәктәп директоры булырга тәкъдим итә-ләр. Эш дип янучы, һөнәренә мө­киббән белгеч хезмәттәшләренең ышанычын аклый: аның җитәкче­легендә Яңа Кизгәндә иске агач мәктәп урынында кирпечтән, зур ике катлы яңа мәктәп төзелә, укыту кабинетлары заманча итеп җиһаз­лана. Тынгы белмәс, таләпчән директор физика фәне буенча сыйныфтан тыш түгәрәк тә алып бара, аның укучылары фән олимпиадаларында зур уңышларга ирешә, район, республика күләмендәге тәҗрибә уртаклашу буенча укыту­чыларның семинар-киңәшмәләре даими Яңа Кизгәндә уза.
— Рәшит авылыбызның үзешчән­нәр түгәрәге эшчәнлегендә катнашырга да вакыт таба иде. “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе” һәм башка спектакльләрнең режиссеры булды ул. Бу спектакльләр белән Яңа Кизгән артистлары республика фестивальләрендә җи­ңүче урыннар яулады, — ди Лениза Гардихан кызы. — Мәгариф өлкәсендә аның эш стажы – 51 ел. 1981 елда намуслы хезмәте өчен аңа “Башкорт АССРы мәктә­бенең атказанган укытучысы”, ә 1987 елда “РСФСР мәктәбе­нең атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемнәр бирелде. 1988 елда ул халык мәгарифе хезмәт­кәрләренең Бөтенсоюз съездында катнашты, анда үзенең эш тәҗри­бәсе белән уртаклашты.
Ул елларда Бөре пединститу­тының физика-математика факультетын шаярып “Яңакизгән-леләр факультеты” дип атыйлар иде. Бу аңлашыла да: биредә студентларның күбесе безнең авыл егетләре һәм кызлары иде.
2001 елда данлыклы директор хаклы ялга чыга һәм район мөхтә­сибәте аңа авыл мәхәлләсен җитәкләргә тәкъдим итә. Рәшит Фәйзи улы, дин тәгълиматын күп-тән инде үзаллы өйрәнгән кеше буларак, карышып тормый, җиң сызганып эшкә тотына. Авыл аксакалы Әхнәф Гарипов бу вакытта мәчет төзелеше белән шөгыль­ләнә, яңа имам-хатыйб та бар көчен биреп аңа ярдәмләшә.
Рәшит Хәйбрахманов — һич арттырусыз, туган авылының игелекле улы. Мәгариф өлкәсендә эшләгәндә дә, дин юлында хезмәт иткәндә дә ул авылдашларының, Яңа Кизгәннең бүгенгесе һәм иртәгәсе күркәм булсын дип тырыша, киләчәк буын әхлаклы, җәм­-гыятькә файдалы, кирәкле кеше-ләр булып үссен өчен бөтен көчен сала.
— Физика фәне Коръән Кәримне аңлау өчен төп фән булып тора. Галәм төзелеше, табигать кануннары, галимнәрнең ачышлары – барысы да Аллаһы Тәгалә кодрә­тенең чагылышы. Аның адәм балаларына биргән төп нигъмәтлә-ренең берсе – акыл. Акылга таянып, туры юлдан атлаучыларның бу фани дөньяда да, әхирәттә дә мактаулы урыны булыр, — ди Рәшит хәзрәт.
Ул үзе генә түгел, аның тугры тормыш юлдашы Лениза Гардихан кызы да биш намазын калдырмый.
— Ветеран укытучылар өчен иң күңеллесе – укучыларының аларны онытмавы, — ди Лениза абыс­тай. — Ел саен безне элекке укучыларыбыз истәлекле бәйрәм­нәр уңаеннан котлап китә, сыйныфташлар очрашуларына хөр­мәт­ләп чакыра. Хаҗга баручылар бүләк­ләр алып кайта.
Яңа Кизгәндә, укучы балалар саны азаю сәбәпле, хәзер мәктәп ябылган инде, әмма аның бинасы халыкка хезмәт итә: биредә хәзер фельдшер-акушерлык пункты, авыл Советы, мәдәният йорты, спорт залы урнашкан.
Рәшит Фәйзи улы һәм Лениза Гардихан кызы өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларның барысына да югары белем алырга ярдәм иткәннәр, бүген сигез онык һәм ике турунга картәти-картәни.
— Укытучы икәнлегебезне онытмыйбыз, хәзер оныкларга физика һәм математика фәннәре серләрен ачабыз, — ди алар зур канәгатьлек белән. — Алар, безне сөендереп, бер-бер артлы югары уку йортларына керә, яхшы укыйлар.
Олыгайдык, инде тугызынчы дистәне ваклыйбыз дип тормый алар: умартачылык белән шөгыль­ләнә, бакчаларында җиләк-җи­меш, яшелчә үстерә. Ә Лениза абыс­тай картиналар чигү белән мавыга.
— Кеше гүзәллекне үз куллары белән тудырып, дөньяны ямьләп яшәргә омтылырга тиеш, — ди ул.
Рәшит Фәйзи улы исә буш вакытында шигырьләр яза.
“Һидаят юлын
Раббымыз сызган.
Читкә тайпылмый
Атлыйк шул юлдан!” — ди ул иман темасына багышланган шигырендә.
Туган авылында яңа “Ән-Нур” мәчете төзелешендә катнашуы, былтыр аны тантаналы рәвештә ачулары хакында Рәшит хәзрәт зур сөенеч белән сөйләде.
— Авылларыбызны ярымайлы манаралар бизәгәндә, халкыбыз күңелендә иман нуры балкыганда, киләчәгебез өметле, — дип йомгаклады ул сүзен.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Борай районы.

Фото: М.Латыйпова

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: