+29 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
29 апрель 2022, 10:45

Гает намазына рәхим итегез!

Җомга мөбарәк булсын, дин кардәшләр! 2 майда мөселманнарның зур бәйрәме — Гайдел-фитр, ягъни Ураза гаете. Бөтен Ислам дөньясында ул ел саен зурлап билгеләп үтелә. Уфада гает намазы кайсы мәчетләрдә үтә? Түбәндә сүз шул хакта.

Гает намазына рәхим итегез!
Гает намазына рәхим итегез!

Мөэмин-мөселманнар Рамазан аенда ураза тотты, ай дәвамында сәхәргә торды, калебләрен Аллаһы Тәгаләгә юнәлтеп, гафу итүен сорап, Аңа ялварды, тәүбә итте, дога һәм намаз укыды.

Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте Уфада яшәүче хөрмәтле мөэмин-мөселманнарны һәм башкала кунакларын Ураза бәйрәме белән котлый.

Гает намазлары 2 майда сәгать 9да “Лалә-Тюльпан” җәмигъ мәчетендә (Комаров урамы, 5), Беренче җәмигъ мәчеттә (Тукай урамы, 52), “Мәдинә” мәчетендә (Фронт бригадалары урамы, 10), “Гофран” мәчетендә (Алтай урамы, 19), “Мәдинә” мәчетендә (Гатчинская, 1), “Хәмзә” мәчетендә (Ю. Гагарин урамы, 16) үтә.

Фото: cdum.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: