+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
30 апрель 2022, 16:40

Зиратларларны чистартып, зур савап алабыз

“Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!” - ди халык әйтеме.

Зиратларларны чистартып, зур савап алабыз
Зиратларларны чистартып, зур савап алабыз
Зиратлар - изге урын, анда һәркемнең әби-бабасы, туганнары, якыннары күмелгән. Аларны чистартып, тәртипкә китереп тору – һәрберебезнең изге бурычы. Каберлекләрне чистарту йоласы буыннар аша яшьләргә тапшырылырга тиеш. Республика Башлыгы Радий Хәбировның рухи мәдәниятебезне, гаилә кыйммәтләрен, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту максаты белән игълан ителгән Истәлек һәм ихтирам көне дә бу эшкә этәргеч бирә.

Кырмыскалы районы авылларында да апрель ахырларында зиратларны чистарту өмәләре үткәрү матур гадәткә әверелде. Сахай авыл биләмәсенең һәр авылында өмәләр бердәм көч белән үтә. Хәзер халыкны җыю да авыр түгел, һәр авылның WhatsAp мессенджерында үз төркемнәре бар. Вакытын, көнен, нинди эш кораллары кирәк булуын шунда билгелиләр, изге эшкә кушылырга чакыралар. Шулай, Сахай авылы зиратында һәм мәчетендә изге айда узган өмәләрдә, өлкәннәрдән тыш, үзләренең бәләкәй көчләре белән зур ярдәмне мәктәп укучылары да күрсәтте.

Иске Шәрәй авылы халкының бердәмлеге дә сокландыра гына. Биредә берничә ел дәвамында авыл биләмәсе хакимияте һәм халык көче белән яңа зират булдырдылар. Биләмәне коймалау, аның тирәли агачлар утырту кебек эшләргә һәркем үз өлешен кертте. Агымдагы язда да анда зур эшләр башкарылды. Шул ук вакытта иске зиратны да тәртиптә тоталар. Бүген исә биредә зур өмә узды.

Авыл биләмәсе башлыгы Ришат Хөснетдинов, авыл старостасы Илдар Назыйров җитәкчелегендә авылның ир-егетләре һәм хатын-кызлары зират биләмәсен тәртипкә китерде: корыган яфракларны тырмаладылар, ауган агачларны кисеп чыгардылар, кәшәнәләрне төзәттеләр, зиратның капкасын буядылар.

Иске Акташ авылы халкы да бу көннәрдә җыелышып өмәләр үткәрде. Тәү чиратта, мәчет биләмәсен җыештырдылар, балалар мәйданчыгы да чагу төсләр белән балкып, бала-чаганы әллә кайдан үзенә чакырып тора хәзер. Бүген менә балта, бензопычкылар алып, зиратны чистартырга чыктылар. Бу эшкә күрше Бельский авылында яшәүчеләр дә кушылды. Әйткәндәй, “Зиратны төзекләндерү” проекты белән искеакташлылар Урындагы башлангычларга ярдәм программасында катнаша. Җиңеп чыккан очракта, зиратны коймалау мәсьәләсе тулысынча хәл ителәчәк.

Олыкүл авыл биләмәсендәге төзекләндерү өмәләрендә дә яше-карты катнаша. Авылның имам-хатыйбы Әлфәрит хәзрәт Ширгазин билгеләвенчә, мондый изге эшләргә кешеләрне үгетләп торасы юк, һәркем үзе белеп кушыла. Шунысын да әйтергә кирәк: зиратны җыештырганнан соң чүбе дә өелеп калмый, аларны шунда ук чыгаралар. Бу юлы, мәсәлән, техника белән Фәнил Хәсәнов, Радик Галләмов, Рәзил һәм Раил Хөсәеновлар зур ярдәм күрсәткән.

Зиратларны чистарту өмәсендә катнашу мәрхүм һәм мәрхүмә булган туганнарыбызны һәм якыннарыбызны искә алу гына түгел, динебезгә һәм милләтебезгә карата зур хөрмәт, гореф-гадәтләребезне баетуда изге адым булып тора. Шуның өстенә, мәңгелек йортыбызны чистартып, күпме савап та алабыз!

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: