+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
2 Май 2022, 15:15

Изгелек эшлә, игелек кыл!

"Бүген мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итә", - дип язган социаль челтәрләрдә республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Изгелек эшлә, игелек кыл!
Изгелек эшлә, игелек кыл!
"Рухи һәм әхлакый чистарыну этабы үтеп, Аллаһ Тәгаләне мактап, кешеләр изге гамәлләр кыла.

Мондый көннәрдә ышанычның ни дәрәҗәдә мөһим булуын һәм руханиларның бу юлда нинди зур ярдәм күрсәтүен аңлыйсың. Ул бит мөһим социаль функцияләрне дә үти — мохтаҗларга ярдәм итә, яшьләрне өйрәтә, этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне көйләргә ярдәм итә. Минемчә, кешеләргә ярдәм итү безнең заманда диннәрнең мөһим роле булып тора.

XVIII гасыр ахырында ук Уфа, Ырынбур магометан диния нәзарәтен — Русиядә мөселманнарның беренче рәсми оешмасын булдыру нәтиҗәсендә, ислам мәгарифе һәм идарә итү үзәкләренең берсе була. Шул ук вакытта безнең төбәктә, гадәттәгечә, төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында тынычлык һәм үзара хөрмәт хөкем сөрә.

Кадерле якташлар, сезне изге бәйрәм белән котлыйм! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Игелек һәм мәрхәмәт һәрвакыт сезнең юлдашыгыз булсын!"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: