-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
2 Май 2022, 17:40

Тынычлык, иминлек, бердәмлек булсын!

Бүген Кырмыскалы районы мәчетләрендә Ураза гаете уңаеннан оештырылган бәйрәм чараларында шушы теләкләр яңгырады.

Эльвира Ямалетдинова
Фото:Эльвира Ямалетдинова

Рамазан аена кергән генә идек, инде сизелмичә ул узып китте. Ай дәвамында Кырмыскалы районы мәчетләрендә җәмәгать белән тәрәвих намазлары укылды, ифтар мәҗлесләре оештырылды. Ә бүген Ураза гаете иртәсендә авылларыбыз мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре яңгырады, бергәләп намазлар укылды, сый-хөрмәт тулы табыннар корылды.

Шәйморатов авылы мәчетендә бәйрәм чарасын имам-хатыйп Әфкать хәзрәт Нигъмәтуллин үткәрде. Ул Уразаның әһәмияте турында вәгазь сөйләде, изге Коръән аятьләрен укып дога кылды. Иман йортына җыелучыларны бәйрәм белән район хакимияте вәкиле Айдар Бәкиров, авыл биләмәсе башлыгы Илвир Моратшин дә тәбрикләп уздылар.

Изге Рамазан ае дәвамында биредә ифтар мәҗлесләре дә оештырылды. Шуларның берсен күрше Илтирәк авылында яшәүче Әүхәдиевлар гаиләсе уздырган иде. Ә гает көнендә мәрхүм Фатыйма һәм Рифкать Хәмидуллиннарның балалары әти-әниләренә багышлап корбан чалдырды. Шулай ук урындагы “Шәйморатов” җәмгыяте җитәкчесе Артур Нургалиев, район кулланучылар җәмгыяте рәисе Рәвис Хаҗиев та иганә ярдәме күрсәттеләр. Һәм, әлбәттә, авыл халкы да мәчеткә күчтәнәчләр белән килде. Авылның уңган хатын-кызлары иртә таңнан килеп табын корды. Әйткәндәй, Резида Бәкирова, Фәридә Хәбирова, Лилия Басыйрова, Зифа Мөкъминова, Рәмилә Мөхәммәдьянова һәм Әлфия Хәйретдинова һәрбер бәйрәм саен табын әзерләүгә зур өлеш кертә. Әлфия Рәшит кызы исә мәчет ачылганнан бирле кайнар ашны үзе әзерли. Табын әзерләүче апалар әйтүенчә, имам-хатыйпның бер генә үтенечен дә алар кире какмый. Вакытында урындагы “Шәйморатов” колхозына җитәкчелек итеп, аннан соң имам-хатыйп бурычларын үз өстенә алган Әфкать Нигъмәтулинның  кулы астында  “Кушылган икән, эшләргә!” дигән девиз белән эшләргә һәм яшәргә күнеккән алар. Шуңа бүген дә аның бер сүзеннән дә чыкмыйлар һәм барлык изге эшләрдә дә зур ярдәм күрсәтәләр.

Олыкүл авылында Ураза гаете тагын бер истәлекле вакыйга белән үрелде - биредә "Зөләйха” мәдрәсәсен рәсми рәвештә ачу тантанасы узды. Иман йорты узган елның көзендә ук эшчәнлеген башлап җибәрсә дә, пандемия сәбәпле күпсанлы кунаклар катнашлыгында ачылмаган иде әле. Бүген биредә зур бәйрәм үтте. Өч бүлмәле үз фатирын мәдрәсә итеп “Нургали” мәчете карамагына тапшырган Рәсимә апа Фәвәрисова бу уңайдан Аллаһ илчесе - Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм рухына багышлап корбан чалдырды. Бу изге эшендә аңа Хөсәеновлар гаиләсе, туганнары, авылдашлары да зур ярдәм күрсәтте.

Бәйрәм табыны артында соңгы елларда башкарылган бихисап изге эшләрне дә барлап, ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләре яңгырады. Әйткәндәй, авылдагы ике зиратны төзекләндерүдә авыл халкы зур ярдәм күрсәтә. Акчалата да, кул көче белән дә үз өлешләрен кертүчеләрнең күп булуы бик куанычлы хәл. Шул исәптән апалы-сеңелле Зәйтүнә апа һәм Рәсимә апа Фәвәрисовалар да пенсия акчаларын шушы изге эшләргә даими рәвештә юнәлтеп тора.

Киләчәккә дә олыкүллеләр бихисап изге ниятләр белән яна. Шуларның иң мөһиме – аек яшәү рәвешен пропагандалау. Чөнки аек кеше генә бәхетле һәм хөрмәтле була, изге гамәлләр кылып, уңышка ирешә, ныклы матур гаилә кора. Ә күркәм гаиләләр күбрәк булган саен, җәмгыятебездә дә тәртип, тынычлык, иминлек хөкем сөрәчәк.

Кырмыскалылылар Ураза бәйрәмен әнә шулай бергәләп, матур уй-ниятләр белән күркәм итеп билгеләп үтте. Бәйрәм яктысы, җылысы һәр йортка керсен, илебезгә тынычлык, иминлек китерсен иде.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: