-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
2 Май 2022, 10:05

Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

Мөселманнарның ике зур бәй­рәме бар. Беренчесе — Рамазан аеннан соң билгеләп үтелә торган Гайдел-фитр, ягъни Ураза бәйрә­ме. Икенчесе — Зөлхиҗҗә аенда уздырыла торган Гайдел-әдха, ягъни Корбан бәйрәме. “Сәгадәт гасыры”ннан (Пәйгамбәребез Мө­хәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм яшәгән чор) башлап, бу бәйрәмнәр бөтен Ислам дөнья­сын­да ел саен зурлап билгеләп үтелә.

Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!
Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!
Мөэмин-мөселманнар Рамазан аенда ураза тотты, ай дәвамында сәхәргә торды, калебләрен Аллаһы Тәгаләгә юнәлтеп, гафу итүен сорап, Аңа ялварды, тәүбә итте, дога һәм намаз укыды. Кулларын, аякларын, телләрен, күзләрен һәм колакларын динебезгә хәрам булган нәрсәләрдән тыярга, аяклары начар юлдан йөрмәскә, куллары җәбер-золым кылмаска, күзләре әшәкелекне күрмәскә, колаклары әхлаксыз сүзләрне тыңламаска, телләре гайбәт сөйләмәскә тырышты. Шул рәвешле алар Аллаһка кол булу имтиханын үтте. Инде менә бәйрәмне дә сафланып, пакьләнеп каршы алабыз.
Рамазан гаетендә кардәшлек-туганлык хисләре иң югары ноктага җитә. Туган-тумача бер-берсенә кунакка йөри, балалар ата-аналарының хәлләрен белешә, аларга кадер-хөрмәт күрсәтә. Гает намазыннан соң авыруларның хәлен белешү, мәрхүмнәрне хәер-догалар белән искә алу да саваплы эшләрдән санала. Рамазан Шәриф тәмамлангач, Шәүвәл аеның өч көне тулысынча бәйрәм санала. Гает — бәйрәм, иман ияләренең дөньядагы шатлык һәм сөенеч көннәре. Аллаһка камил итагатькә, Аллаһы Тәгалә вәгъдә кылган изге гамәлләрнең савабына сөенеч.
Шул ук вакытта гает, күпләр уйлаганча, уен-көлке, кәеф-сафа кылып утыра торган көн генә түгел, бәлки Аллаһны искә төшерү, Аның бәндәләренә булган нигъмәтләрен күрсәтү, Аңа хәмед-мактау әйтү, барлык нигъмәтләр өчен шөкер итү көне. Бу көннәрдә мөселманнар тормыш мәшәкатьләрен онытып торырга, күңелләре белән Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Шәүвәл аеның беренче көнендә (2 май) кояш сөңге буе күтәрелгән вакытта гает намазы укыла, вәгазь сөйләнә.
Ураза бәйрәме мөбарәк булсын, мөселман кардәшләр!

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: