Изге гамәл
Олыкүл – мәчетле дә, мәдрәсәле дә авыл. Күптән түгел шушы авылда туып-үскән Рәсимә апа Фәвәрисова (Галләмова) авылдашларына зур бүләк ясады – үзенең өч бүлмәле фатирын дини гыйлемнәрне өйрәнү мөмкинлеге булган мәдрәсә итеп “Нургали” мәчете карамагына тапшырды. Ислам мәдәнияте үзәге аның әнисе Зөләйха Фәвәрисова исемен йөртә.
Рәсимә Мөхәммәтзакир кызының барлык гомере Салават шәһәре белән бәйле, ире белән анда эре предприятиеләрнең берсендә хезмәт салганнар. Тормыш юлдашы һәм балалары вафат булгач, туган ягына, апасы янына кайтырга карар итә.
Гомере буе Ходайга табынып яшәгән Галләмовлар. Мәчет салдыру нияте белән дә янганнар. Ләкин алдакчылар кулына эләгеп, бу максатка җыйган акчалары юкка чыга. Әмма Рәсимә Мөхәммәтзакир кызы ничек тә булса ире белән уйлаган ниятен тормышка ашыру теләге белән яши. Ходайның ярдәме белән хаҗ кылу бәхете дә насыйп була үзенә. Менә узган елда фатир алып һәм авылдашларының, изге күңелле кешеләрнең ярдәме белән аны ремонтлап, мәдрәсә өчен җиһазландырып, файдалануга тапшырды. Бүген биредә урындагы мәчетнең имам-хатыйбы Әлфәрит хәзрәт Ширгазин һәм Сахай авылындагы “Фатыйха” мәчете мәзине Марат хәзрәт Бүләков балаларга һәм өлкәннәргә Ислам нигезләрен, гарәп телен өйрәтәләр. Әлфәрит хәзрәт билгеләвенчә, киләчәктә биредә “Яшь умартачы”, “Өстәл теннисы”, “Агачны бизәкләп эшкәртү” кебек түгәрәкләр дә эшләячәк.
Апалы-сеңелле 82 яшьлек Рәсимә апа һәм 84 яшьлек Зәйтүнә апа Фәвәрисоваларның барлык гомер юлы тырыш хезмәттә үткән, бүген дә алар авылдагы дини тормышка, гомумән, авылдашларына даими һәм зур ярдәм күрсәтеп яши, мәңгелек йортыбыз – зиратны төзекләндерү, кирәк-яраклар сатып алуга зур күләмдә акча бүлгәннәр.
— Пенсиябезне җыеп барабыз да, Әлфәрит хәзрәт белән сөйләшеп, кирәкле эшләрне башкару өчен тапшырабыз, үзебезгә хәзер күп кирәкми. Эшләребез яшьләрне иманлы итү өчен нигез булсын, киләсе буыннарга хезмәт итсен, — ди әбекәйләр.
Күркәм табын
Ифтар мәҗлесенә дә бәйрәмчә киенеп, күчтәнәчләр алып килгән бу апалар аның бизәге булып, ямь биреп, изге теләкләрен теләп утырды. Мәҗлес бик оешкан төстә узды. Яшьләрнең дә ифтар ашы уздырырга дәртләнеп йөрүен, аларның ни дә-рәҗәдә иманлы, тәүфыйклы булуын күрсәтә. Бу көнне дә төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре, студентлар, укучылар да килгән иде. Алар имам-хатыйп Әлфәрит хәзрәтнең үтемле вәгазьләрен тыңлады, моңлы азан тавышыннан соң авыз ачып, ахшам намазына басты.
Ураза башланган беренче көннәрдә имам-хатыйп ифтар ашларын үз исәбенә оештырган. Иң мөһиме – ярдәм итүчеләр күп биредә, һәркем изге эшкә үз өлешен кертергә тырыша һәм табын әзерләп тә бу айда күпме савап ала. Шуларның берсе – гомер буе балалар бакчасында эшләп, хаклы ялга чыккан хезмәт ветераны, авылның активисты Мәүлидә Гәрәева. Бу көнне табынны бергәләшеп кордылар, ә кайнар ашны Мәүлидә Исмаил кызы пешерде.
Ифтардан соң күтәренке күңел белән гыйбадәтләрне дәвам итәргә мәчеткә юлландылар, (тәравих намазын, гадәттә, шунда барып укыйлар) һәм ил-көнгә тынычлык, имин тормыш, һәр гаиләгә иман байлыгы, бәхет теләп таралыштылар.
Эльвира Ямалетдинова, "Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.