+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
5 Май 2022, 11:20

Мәчет күрке – халык

Рухи нигезебезгә кайтуның бер чагылышы булган мәһабәт мәчетләребез белән бүген районның һәр авылында диярлек сокланырга мөмкин. Чыннан да, мәчетләр күзләребезне куандырып, тирә-ягыбызны бизәп торучы корылмалар гына түгел, аларда халкыбызның чал тарихы, шатлыгы, хәсрәте, рухи мәдәниятебезнең бай сәхифәләре чагылыш тапкан, алардан иман, нур бөркелә. Кырмыскалы районының Сәвәләй авылындагы иман йорты да үзенә әллә кайдан тартып тора.

Бердәм көч белән

– Мәчетебез ачылуга 30 ел үтеп киткән, – дип сүзен башлады имам-хатыйб Мәҗит хәзрәт Ягафәров.
Үзе ул 2016 елдан бирле бу изге дә, җаваплы да вазыйфаны бик уңышлы башкарып килә. Такта белән тышланган, мич ягып җылытылган гади генә авыл мәчете шул еллар эчендә танымаслык булып үзгәрде.
– Бу вазыйфага тәгаенләнгәч, җыелыш­ларның берсендә авылдашларыма: “Әйдәгез, мәчетебезне җылытыйк!” – дип мөрәҗәгать иттем. Шунысы куанычлы: бу сүзләремне хуплап кына калмыйча, акчалата да, кул көче белән дә ярдәм итүчеләр бик күп булды. Шулай, мәчетебездә ел саен зур-зур эшләр башкарып килдек һәм бүген, Аллаһка шөкер, төзек­ләндерүдән соң күркәм төс алган, җылы һәм якты иман йортына җыелып, күңелләребезне сафландырабыз. Аллаһы Тәгалә: “Кем мәчет төзергә ярдәм итә, шуның өчен җәннәттә йорт салам”, – дигән. Шушы нигъмәткә сөенеп, ярдәменнән ташламаган кешеләр булуы зур сөенеч, – ди имам-хатыйб.
Әйе, мәчет бинасы нигезеннән башлап төзекләндерелгән. Тәүге елда авыл халкыннан акча җыеп, мүк алганнар, эчен-тышын сылап, сайдинг белән тышлап куйганнар. Бу эшләрне Руслан Зәйнетдиновның бригадасы бик сыйфатлы итеп, ә иң мөһиме – бушлай башкарган. Габбасовлар гаиләсе бинаның нигезен ныгыт­кан. Бинаның эчке ягы да заманча төс алган. Газизовлар, Сакаевлар гаиләләре тарттырылган түшәмнәр куюда ярдәм күрсәткән. Тәрәзәләр пластикка алмаштырылгач, иман йорты тагын да яктырып киткән. Бу эшне тулысынча Ришат Биктимеров үзенең бригадасы белән башкарып чыккан. Халит Кәбиров материаллар алып килеп, бригадасы ярдәме белән ишегалдын ясап куйганнар. “Бердәмлектә – көч” дип юкка гына әйтмиләр шул, берничә ел эчендә нинди күләмле эшләр башкарылган!
Әйе, җыелган акчаларга материаллар алынса, кемдер эшчеләрне ашату өчен азык-төлек белән ярдәм күрсәткән, ә күпләрнең көннәре төзекләндерү эшләре башкарып үткән. 2018 елда мәчеткә җыелган сәдака акчасына бинага газ үткәрелә, бер елдан шундый ук юл белән биләмәне коймалап алганнар. Ә 2020 елда мәчетнең түбәсен яңартканнар. Манараны да яңартканнар. Шул ук авыл егете Илфат Назыйров манарага тәрәзәләр куйган. Айдар һәм Фәнис Галәветдиновлар, Зыя Ягафәров һәм башкалар ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым бүлмәләр бүлгән, тәһарәт алу өчен махсус урын булдырганнар. Аш бүлмәсе дә бар. Салкын көннәрдә якындагы зиратта кабер казучыларны алып кереп, чәй эчерә имам. Мәчеткә суны шушы авылда туып-үскән, бүген “Водоканал” җәмгыятенә җитәкчелек итүче Фәнис Газизов үткәргән, тәһарәт бүлмәсенә җиһазларны да ул сатып алып биргән.

Мондый җирдә кот була

“Авылның күрке – мәчет, мәчетнең күрке – халык”, – диләр. Шунысы куанычлы: авылга ямь биреп торучы мәчетне төзекләндерү эшләрендә дә халык бик теләп катнаша, җомга намазларына, бәйрәмнәргә шатланып-куанып җыелалар.
Сәвәләй авылы мәчетендә балалар өчен дәресләр дә югары дәрәҗәдә үткәрелеп килде. Бу җаваплы бурычны берничә ел дәвамында Әлфия Кинҗәбаева башкарды. Әлбәттә, пандемия сәбәпле, әлегә дәресләр үткәрелми. Шулай да җәйге каникуллар чорында мәчет биләмәсе балалар тавышына күмелә, алар өчен төрле чаралар оештырыла. Менә узган җәйдә Ислам университетында белем алучы шушы авыл кызы Вәлимә Гобәйдуллина практика вакытында балалар белән бик актив шөгыльләнеп алган.

Дингә илткән юл

Мәҗит хәзрәт “Галия” мәдрәсәсен тәмам­лаган. Имам-хатыйб булып киткәнче дә ул дин юлында изге гамәлләр кылып, авылда хөрмәт казанган шәхес була. Шушы җирдән, шушы туфрактан ул. Бәхетен дә читтән эзләми. Барлык хезмәт биографиясе – урындагы хуҗалык, ә ул ябылганнан соң “Водоканал” җәмгыяте белән бәйле. Армия хезмәтеннән кайткач, “ПМК-539”га эшкә килгән Нурия Мансур кызы белән гаилә корып җибәрәләр. Балаларына, дус-туганнарына һәм авылдашларына үрнәк булып, күркәм гомер итә алар. Әйткәндәй, балалары да үз гаиләләре белән авылда төпләнеп калган. Бүген бәхетле картәти белән нәнәй оныкларының уңышларына сөенеп бетә алмый.
– Хаклы ялга чыкканчы ун еллап элек авыл зиратын карарга куштылар. Ул вакытта имам булган Рифкать хаҗи мине барлык нәрсәгә дә өйрәтте. Аның киңәшләре белән намазга бас­тым. Нәнәем дә бик дини кеше иде. Бүген шундый бурыч башкаруым очраклы түгелдер, дип уйлыйм. Рифкать хаҗи да бакыйлыкка күчәр алдыннан: мәчетне ятимсерәтмә, син булдырырсың, сиңа рөхсәт ителә, дип, хәер-фатыйхасын биреп калдырды. Районның имам-мөхтәсибе дә үз рөхсәтен бирде. Иң мөһиме –авыл халкы каршы булмады. Ураза вакыты иде, бурычларымны изге айда үти башладым, – ди Мәҗит абый.

Изге эшләргә башлангыч

Сәвәләй авылы мәчетендә, дини чаралар белән бергә, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау һәм үстерү юнәлешендә зур эш алып барыла. Шулардан – никах уку, яңа туган сабыйларга исем кушу йолалары. Әлеге пандемия чорында яшьләр бу эшләрне йортларына күпләп кеше җыеп түгел, мәчеткә килеп үткәрүне хуп күрә. Йорт сала башлаучылар да бу эшне Ходайның ризалыгын алып башлый. Нигез салган вакытта Коръән сүрәләре укыталар, ди Мәҗит хәзрәт, авылдашларының дингә тартылуына сөенеп.
Әйткәндәй, Мәҗит хәзрәтне Коръән мәҗлесләренә дә еш чакыралар, ә ул, үз чиратында, беркемнең дә мөрәҗәгатен кире какмый. Шул ук вакытта барлык изге эшләрнең башында тора. Мәсәлән, гошер сәдакасы җыю буенча эш биредә елның-елында яхшы оештырыла. Көз көне, бакчалардан мул уңыш алынганнан соң, авыл буйлап бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә җыеп, аны башкаладагы мәдрәсәгә яисә мәчетләргә илтеп бирәләр, алар, үз чиратында, балалар һәм картлар йортларына тарата.

Имамнан уңдык, диләр

Әйе, алдан йөрүче булганда изге эшкә кушылучылар аз түгел. Ә Мәҗит хәзрәт үзенең вакыты белән исәпләшмичә, һәр башлаган эшен ахырына җиткерергә күнеккән. Ә бу эштә тормыш юлдашы Нурия Мансур кызы – ныклы ярдәмче һәм ышанычлы терәге. Әлеге изге йөкне алар хәзер ничә ел дәвамында бергә, ихлас күңелдән һәм авылдашларының ярдәмен тоеп тарта.
Көн саен иртән мәчеткә ашыга имам. Иман йортының ишеге бикле булырга тиеш түгел, күмәк көч белән төзекләндерелгәннән соң ул халыкка хезмәт итәргә тиеш. Бу уңайдан Мәҗит хәзрәт Ягафәров үз бурычларын намус белән башкара. Моны авылдашларының сүзләре дә дәлилли.
– Аллаһка шөкер, мәчеткә зур теләк белән йөрибез. Килсәк, кайтасы килми. Имамыбыз Мәҗит хәзрәткә чиксез рәхмәтлебез. Барлык күңелен салып эшли. Иң мөһиме – аны халык ихтирам итә, шуңа бер мөрәҗәгатен дә кире какмыйлар. Кыскасы, мәчеттән дә, Мәҗиттән дә бик уңдык, – ди сәвәләйлеләр.

Эльвира Ямалетдинова, "Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.
Мәчет күрке – халык
Мәчет күрке – халык
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: