“Әлхәмдү лилләһи Раббиль гәәләмиин, әссаләтү үәссәләәмү гәләә расүлиһи Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗмәгыйн.
Йа Раббым Аллаһ, Сиңа бик зур үтенечем белән мөрәҗәгать итәм...
Йа Раббым, минем газиз балам армия сафларында хезмәт итеп, үз илен саклау бурычын үти. Аның исән-сау булуын насыйп итеп, барлык явызлыклардан, яман сүзләр һәм яман күзләрдән Үзең якла, кемне дә булса хаксызга рәнҗетүеннән һәм үзен дә хаксызга рәнҗетүләрдән имин кыл!
Йа Раббым Аллаһ, Үзеңнең “Хафиз” (“Саклаучы”) дигән исем-сыйфатыңны белгәнгә, улымны һәртөрле күңелсез хәлләрдән, бәла-казалардан, явыз, яман ниятле кешеләрдән, шайтан зарарыннан – барча начарлыклардан саклавыңны үтенәм...
Улыбызга яхшы, игелекле, үзенә ярдәм итәрдәй дус-иптәшләр, хәерле юлдашлар насыйп итеп, аны явыз бәндәләрнең зыяны тимәслек итеп кайгыртуыңны сорап, бер Үзеңә ялварам...
Йа Раббым Аллаһ, улымның исән-сау булып әйләнеп кайтуын насыйп итеп, аңа хәерле, бәрәкәтле гомер, тигез, тыныч, бәхетле гаилә тормышы биреп, үзенә дә, аның балаларына да саулык-иминлек, зирәк зиһен, камил акыл, күркәм холык, йомшак калеб, тулы иман бирүеңне сорыйм...
Йа Раббым Аллаһ! Үзебезгә дә, балаларыбызга да кушканнарыңны үтәп, тыелганнарыңнан тыелып, бер Үзеңә гыйбадәт кылып яшәргә язсын! Безне ярдәмеңнән ташлама, Үз рәхмәтеңдә булуыбызны насыйп әйлә...
Раббәнә әәтиннәә фиддүнья хәсәнәтәү үә филь әәхыйрати хәсәнәтәү үә кыйнәә газәәбәннәәр. Бирахмәтикә йә әрхәмәрраахимиин.
Әәмиин”, дип яза “Ислам нуры”.
Фото: pixabay.com.