+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
11 Май 2022, 09:50

Пакълекнең җиде кагыйдәсе

Пакълекнең җиде кагыйдәсе бар. Сез аларны беләсезме?

Пакълекнең җиде кагыйдәсе
Пакълекнең җиде кагыйдәсе

Куллар пакълеге. Бу кеше әйберенә тимәүне аңлата. Шулай ук зәкәт, гошер, фитыр сәдакаларын биреп баруга да ишарә.

Колаклар пакълеге. Бу сүгенүне, гайбәтне, әшәкелек белән әйтелгән сүзләрне тыңламау кирәклеген аңлата.

Күзләр пакълеге. Нәфрәтле, көнчел, бозык карашлардан азат булу.

Авыз пакълеге. Күп сөйләүдән, буш сүзләрдән, явыз, дорфа телле булудан саклану.

Тән һәм кием пакълеге. Пакъ, матур киенеп йөрү, тәнне ару-саф йөртү.

Уйлар пакълеге. Башта тискәре, начар уйлар йөртмәү, үз-үзеңне кызганып, мескенгә сабышмау.

Йөрәк һәм җан пакълеге. Хисләреңне саф килеш саклау. Аллаһы Тәгалә бар иткән дөньяны, хайваннарны, кешеләрне сөю, дип яза “Ислам нуры”.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: