+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
11 Май 2022, 07:55

"Зәңгәр ягулык"ка миллиардлар килә

Башкортстанда 2022 ел ахырына кадәр 1,4 мең торак пунктка газ үткәреләчәк.

"Зәңгәр ягулык"ка миллиардлар килә"Зәңгәр ягулык"ка миллиардлар килә
"Зәңгәр ягулык"ка миллиардлар килә

Башкортстан территориясендә торак пунктларга газ үткәрү программасы буенча 2022 ел азагына кадәр 3,2 мең километр озынлыгында 1,4 мең газүткәргеч челтәрләре объектлары төзү планлаштырыла.

Бу хакта республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә "Газпром межрегионгаз Уфа" җәмгыятенең генеральный директоры Альберт Локманов сөйләде.

"Көзге-кышкы чор тәмамланганнан соң, эшне активлаштырдык, газ 32 мең йортка җиткереләчәк. 81 шундый объект төзелгән һәм 145 объект проектланган инде. Халык гаризалары буенча Башкортстанның 1459 торак пункты планга кертелгән", - дип билгеләп үтте ул.

Альберт Локманов, шулай ук, бу максатларга бердәм газ үткәрү операторы узган елның декабрендә республикага 1,2 миллиард сум акча бүлеп бирде, ә график расланганнан соң 2,5 миллиард сум күләмендә траншка гариза җибәреләчәк, дип өстәде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас