+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
13 Май 2022, 10:30

Сәдаканы ни өчен бирәсең?

Сәдаканы биргәндә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип бирергә кирәк. Сәдаканы тагын ни өчен дип бирәләр?

Сәдаканы ни өчен бирәсең?
Сәдаканы ни өчен бирәсең?

Шулай ук сәдака ияләренә:
1. "Йә, Раббым Аллаһ, бу сәдакам уттан пәрдә булса иде";

2. "Йә, Раббым Аллаһ, бу сәдакам фәрештәләрнең догасын алу өчен";

3. "Бу сәдакам начар үлемнән һәм Аллаһның ачуыннан саклану өчен";

4. "Йә, Раббым Аллаһ, бу сәдакам өзлексез гыйбадәт булсын өчен" (тол һәм ярлы кешене карап торучы - Аллаһ юлында көрәшүче әҗерен ала, өзлексез ураза тотучы һәм төне буе намаз укучы әҗерен ала);

5. "Йә, Раббым Аллаһ, бу сәдакам авырулардан саклану, шифа табу өчен";

6. "Йә, Раббым Аллаһ, бу сәдакам гөнаһлардан чистарыну өчен";

7. "Бу сәдакам мәхшәр мәйданында сәдака күләгәсе булдыру өчен";

8. "Йә, Раббым Аллаһ, бу сәдакам кабер газабыннан саклану өчен";

9. "Йә, Раббым Аллаһ, бу сәдакам Кыямәттә үлчәүнең изге гамәлләр ягы авыр булсын өчен";

10. "Йә, Раббым Аллаһ, бу сәдакам җәһәннәм әсирлегеннән саклану өчен";

11."Йә, Раббым Аллаһ, бу сәдакам калеб катылыгыннан имин булу өчен, күңел йомшасын өчен";

12. "Йә, Раббым Аллаһ, бу сәдакам үкенечкә калмасын өчен" (изге гамәлләр кылмаган өчен);

13. " Йә, Раббым Аллаһ, бу сәдакам җәннәттә сәдака капкасыннан чакырсыннар өчен";

14. "Йә, Раббым Аллаһ, бу сәдакам начар кешеләрдән саклану өчен";

15. “Бу сәдакам Аллаһ мине игелекле, тәкъва кылсын өчен";

16. " Бу сәдакам Аллаһ мине тәүбә итүчеләрдән кылсын өчен";

17. "Бу сәдакам Аллаһ миңа юмартлык дәрәҗәсе бирсен өчен";

18. "Бу сәдакам Аллаһ мине сабыр колларыннан кылсын өчен";

19. "Бу сәдакам Аллаһ минем телемне начар сүзләрдән, гайбәт сөйләүдән сакласын өчен" – дип тә бирергә була, дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: