“Тиздән районыбызның Елбулак-Тамак авылында яңа мәчет ачылачак. Төзелеш эшләре узган елда гына башланган иде, ә ачу танатансын июль башында үткәрергә планлаштырабыз. Ә әлегә территорияне төзекләндерү һәм төзелешне тәмамлау эшләре тулы куәтенә бара. Шуңа да карамастан, яңа гыйбадәтханәдә Ураза гаете үтте.
Яңа мәчетне ачу тантанасына әзерлек кысаларында Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин белән очраштым. Аны районның барлык дин тотучылары исеменнән тантаналы чарага чакырдым. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин - аралашуда бик гади, күпкырлы һәм үзенчәлекле шәхес. Ул билгеләп үткәнчә, Бишбүләк районында дини хәл уңай, һәм безнең чакыруны ул бик теләп кабул итте. "Кыяметдин" мәчетен ачуның якынча вакыты - 1 июль”, - дип яза Артур Зарипов “Телеграмм”да.
Фото: t.me/Zaripov_ArturM