+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
18 Май 2022, 08:30

Барысын да акчага сатып алып буламы?

Бер бай Зәйнулла ишан Рәсүлигә: “Хәзрәт, акча булса, бар да була бит, шуңа күрә, байлык артыннан куып, намазларымны вакытында укый алмыйм”, — ди.

Барысын да акчага сатып алып буламы?
Барысын да акчага сатып алып буламы?

Аңа каршы Зәйнулла ишан:
“Әйе, байлык булса, бар да була. Әйтик, җаның ни тели, шуны сатып алаласың. Әмма Аллаһ бирмәсә, ашыйсы килү теләген сатып ала алмыйсың.

Яхшы урын-җир сатып алаласың, ләкин йокыны сатып алып булмый.

Кыйммәтле дарулар ала, яхшы табиблар янына бара аласың. Тик Аллаһ теләмәсә, шифа таба алмыйсың.

Дусларың да күп була, ләкин акчага аларның мәхәббәтен яулый алмыйсың.

Балаң ни сорый, шуны алып бирә аласың, тик аңа тәүфыйк сатып алалмыйсың”, — дип җавап кайтара.

Баш казый Җәләл хәзрәт Фазлыев вәгазеннән.

Фото: pixabay.com

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: