

Үзенең данлы үткәнен, халкына күпме хәсрәтләр алып килгән тарих сәхифәләрен, рухи һәм дини мәркәзләрен искә төшергәндә һәрбер татар иң беренче чиратта Болгарны искә ала. Галимнәр фикеренчә, Урта Идел буенда Ислам IX гасырның икенче яртысында ук тарала башлый, мондагы рухи җирлектә тамыр җәя. 922 елда изге Болгар җирендә Аллаһы Тәгалә кодрәте белән татарларның борынгы бабалары Ислам динен кабул иткән чордан алып, халык данлы да, катлаулы да 11 гасырлык тарихы аша күңелендә иман ныклыгын какшатмыйча саклап килә.
Тарих
Алмыш хан һәм аның җитәкчелегендә болгарларның Багдад хәлифе әл-Моктәдир илчелеге ярдәме белән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) өммәтенә кушылуы Болгар дәүләтен мөселман дөньясының бер өлеше дип тануга юл ача, милли һәм дини үсеш юнәлешен сайлауга хәлиткеч этәргеч була. Узган 11 гасыр эчендә Ислам дине татар тормышының барлык өлкәләренә үтеп керде, үзенчәлекле мәдәниятебезгә, телебезгә, хуҗалык рәвешенә, гореф-гадәт, йолаларыбызга, татар халкының үсеш юлын сайлавына, дәүләтчелеге һәм милли аңы формалашуга гаять җитди йогынты ясады.
“Иделнең сул ягында, Кама тамагыннан 30 километр түбәнрәк, ерактан ук ап-ак таш хәрабәләр күренеп тора. Биредә Көнчыгыш Европада беренчеләрдән булган Болгар дәүләтенең баш шәһәре урнашкан. Бу җирдә безнең бабаларыбыз Европада беренче булып чуен койган, төсле ме
талл эшкәрткән. Болгарда балчыктан савыт-саба ясау, күн эшкәртү, төрле ювелир һәм бизәнү әйберләре җитештерүчеләр һәм башка бик күп һөнәр ияләре яшәгән.
Болгар шәһәре Идел буенда урнашкан зур сәүдә үзәге буларак билгеле. Болгарның читендә урнашкан Ага Базарга Русьтан һәм Урта Азиядән, Ираннан, Византиядән һәм ерак Кытайдан сәүдәгәрләр еш килгән. XI–XII гасырларда Болгар зур шәһәргә әйләнә, чәчәк ату чорын кичерә. Болгарда шагыйрьләр һәм галимнәр иҗат иткәннәр. Тарих битләрендә “Кыйссаи Йосыф” поэмасының авторы Кол Гали, тарихчы Якуб ибн Ногман, философ Хәмид әл-Болгари исемнәре сакланган. Шәһәрнең тыныч тормышы монгол яулары килгәч туктала. Тар-мар итүдән сакланып калган халык бик тиз шәһәргә кире әйләнеп кайта. Болгар шәһәре яңадан төзелә, бай таш пулатлар барлыкка килә, XIII гасырның 40нчы елларында акча да сугыла башлый. XIII–XIV гасыр урталарында Болгар үзенең икенче чәчәк ату чорын кичерә. Урыс елъязмаларында ул – Бөек Болгар, ә Көнчыгыш чыганакларда “Алтын тәхет” дип атала.
XIV гасырның 60нчы елларында шәһәр туфрактан өелгән ныгытма, имән диварлар белән әйләндереп алына һәм Болгар Европаның иң зур шәһәрләре рәтенә керә. Хәзерге көндә Болгар – биш километр озынлыктагы туфраклы вал белән әйләндереп алынган бик зур шәһәрчек. Монда Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш һәм Төньяк мавзолейлар, Хан төрбәсе, Кече манара, Ак пулат, Хан мунчасы кебек XIII–XIV гасырларда салынган архитектура һәйкәлләре сакланып калган”, дип язды “Болгар музей-тыюлыгы” хезмәткәре Люция Сәгыйрова.
Бүген Болгар шәһәре калдыклары – урта гасырлар мөселман төзелеш сәнгатенең дөньяда иң төньякта урнашкан ядкаре, XIII–XIV гасырлар уртасы болгар-татар архитектурасының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелгән бердәнбер үрнәге. Әлеге территориянең мәдәни ландшафты мең ел дәвамында үзгәрешсез саклана.
Тарихка күз салсак, Болгар хәрабәләрендә Пётр I, Екатерина II, Гавриил Державин, Александр Пушкин, Иван Шишкин, Габдулла Тукай һәм башка бик күп шәхесләр булган. Татар халкының күренекле дин әһелләре элекке заманнарда ук Болгар җиренә килеп догалар укыган, бөек галимнәребез дә анда барган. Күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме, реформатор, фәлсәфәче һәм тарихчы Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең ике тапкыр Болгарга килүе, язма калдыруы мәгълүм. Ул монда Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сәхабәләренең каберен эзләгән. “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” китабында Мәрҗани хәзрәтләре болай дип яза: “1287 елда (милади белән 1870) мин үз гаиләм белән Болгарны кабат зиярәт кылдым һәм аның манарасы башына менгәч, минем башка шундый уйлар килде: “Бу манарага беркем дә күтәрелмәгән, аннан беркайчан да азан әйтмәгән, анда бервакыт та тәкбир әйтү ишетелмәгән кебек. Болгарда бервакытта да мөселманнар яшәмәгән, алар аның урамнарыннан үтмәгән кебек. Юк, болар барысы да булган, тик вакыт кына элеккене үз вакыйгалары белән җуеп бетергән. Мосафирларда сагыш хисләре уяткан гүзәл Болгарга Аллаһ тынычлык әйләсен”.
Шулай ук, кызы Әсма истәлекләрендә әйтелгәнчә, сигезенче мөфти, мәшһүр фикер иясе, язучы, мәгърифәтче, галим һәм дин эшлеклесе Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдиннең 1900 елның маенда Болгарга килеп, шушы изге урыннарны зиярәт иткәнлеге мәгълүм.
“Изге Болгар җыены”
Ел саен Ислам дине кабул ителгән көнне тыюлыкта “Изге Болгар җыены” була. Анда Русиянең төрле почмакларыннан, чит илләрдән бик күп кунаклар килә. “Болгар җыены” бабаларыбыз яшәгән җирдә 1989 елдан бирле оештырыла. Совет власте елларында да Изге Болгар җиренә зиярәт кылу туктамый.
“Без 1989 елдан башлап ата-бабаларыбызның туган төбәгендә “Изге Болгар шөкер җыены” үткәрәбез. 1400 ел буе халык анда йөргән. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) өч сәхабәсе килеп, Аллаһның динен аңлаттылар, Ислам нуры бөтен илгә җәелә башлады. 310 һиҗри ел, 922 милади елда Ислам болгар бабаларыбыз тарафыннан рәсми дин булып кабул ителде. 1989 елның августында Болгар бабаларыбыз тарафыннан Ислам дине кабул итүнең һиҗри хисап белән 1100 еллыгын һәм Үзәк диния нәзарәтенең 200 еллыгын рәсми рәвештә билгеләп үттек. Бәйрәм чараларында 28 илдән (Мисыр, Сүрия, Төркия, Ливия, Иран, Иордания, Бангладеш, Әфганстан, Австралия, Пакстан, Кувейт һәм башкалар) 100дән артык кунак: СССРның дини оешмалары – Урта Азия һәм Казахстан, Төньяк Кавказ, Кавказ арты мөселманнары диния нәзарәтләре вәкилләре, мөфтиләр, дин эшләре буенча министрлар, хөкүмәт вәкилләре катнашты. Бәйрәм чаралары Уфада һәм Казанда үтте. Кунаклар, өч төркемгә бүленеп, Ырынбур, Әстерхан һәм Татарстанда булды, соңыннан бәйрәмебез Изге Болгарда йомгакланды. Бу бәйрәм дингә мәхәббәт артуга, дини оешмаларның халык тормышында урын ала башлавына сәбәп булды.
Хәзер “Болгар җыенын” үткәрүдә Бөтендөнья татар конгрессы да актив катнаша. Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Шәһри Болгарны һәм Свияжскийны тергезү максатында “Яңарыш” фонды төзелде. Халыкның һәм безнең теләкләребезне кабул итеп, анда хәзер зур эшләр эшләнә”, -- диде безгә биргән бер интервьюда Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.
Яңарыш
Бай тарихи нигезне Борынгы Болгар территориясендә безнең көннәрдә пәйда булган һәйкәл һәм объектлар да бик күркәм тулыландырып тора. “Болгар дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгы” күзгә күренеп үзгәрә. Ак мәчет, Икмәк музее туристларны үзенә тартып тора.
Шәһәрчек территориясендә алтын гөмбәзле ак таш бина урнашкан. Бу – Истәлек билгесе, Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә багышланган музей. Биредә дөньяда иң зур басма Коръән саклана. Аның үлчәме – 1,5х2 метр. 632 битлек китап Шотландиядә эшләнгән югары сыйфатлы кәгазьдә басылган. Бозау тиресеннән иләнгән күн тышлыгы алтын йөгертелгән көмеш һәм асылташлар белән бизәлгән. Изге Коръәннең авырлыгы – 500 килограмм.
2011 елның 18 июнендә 40 меңгә якын мөселман катнашлыгында узган “Болгар җыены”нда җиребезгә Ислам динен алып килүчеләр – Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) сәхабәләренә атап эшләнгән истәлек билгесе ачылды. Ул Кече манарадан ерак түгел урнашкан. Сәхабәләр җирләнгәнне белгертүче мемориаль истәлек һәйкәлен Рөстәм Габбасов җитәкчелегендәге сынчылар төркеме эшләгән. Аның нигезе сигез почмаклы таштан гыйбарәт. Шуның өстенә татар, инглиз, гарәп, урыс телләрендә өч сәхабә – Габдрахман бине Зөбәер, Талха бине Госман, Зөбәер бине Җәгъдә исемнәре язылган арка урнаштырылган.
2015 елның 14 июнендә үткән “Изге Болгар җыены”нда Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер сакал бөртеген Болгарга бүләк итте. Мөселманнар өчен мөбарәк ядкарь хәзер Ак мәчеттә саклана. Ул мәчет рәвешендә эшләнгән тартмачыкка урнаштырылган.
Дин белеме бирү өлкәсендә күренекле уку йорты буларак көннән-көн таныла барган Болгар Ислам академиясе ачылды. Бу тарихи гаделлекне тергезү, шуның белән бергә Хәнәфи мәзһәбе традицияләрендә киләчәк үсешебезнең, милләтара һәм конфессияара татулыкның нигезен тагын да ныгыту юнәлешендә мөһим адым булып тора.
Хәзер Болгарда төзү эшләре киң колач белән бара. Төзелеш бер көн дә туктамый дәвам итә: елга порты, килгән кунакларга намаз уку урыннары, “Кол Гали” исемендәге кунакханә төзелде. Музей-тыюлыкта берничә музей ачылды. Бик күп уникаль экспонатлар куелган Болгар цивилизациясе музее исә текә яр рельефына кертеп төзелгән. XIX гасыр ахырында кирпечтән салынган йортта төбәктән чыккан морзалар тормышын чагылдырган экспонатлар куелган “Спас өязе дворяннары” музее ачылды. Биредә Лихачев, Молоствов, Мусин-Пушкиннар гаиләләренең тормыш-көнкүреш предметлары белән танышырга мөмкин.
Юбилей
2022 ел илебез мөселманнары өчен аеруча истәлекле. Русия Президенты Владимир Путин карары нигезендә Идел буе Болгарстаны дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы зурлап билгеләнә. Оештыру комитеты рәисе итеп Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин билгеләнде. Юбилей уңаеннан Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Татарстанда, шулай ук Идел буенда, Кырымда һәм Русиянең башка төбәкләрендә бик күп чаралар, фәнни һәм мәдәни форумнар үткәрелде, күренекле дин галимнәренең әсәрләрен бастырып чыгару, Ислам инфраструктурасын үстерү һәм башкалар каралган иде.
– 2022 елның сентябрендә Идел Болгарстаны халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте Русия Ислам университетының яңа корпусларын ачу тантанасы һәм халыкара конференция булачак, – диде Башкортстан Башлыгы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында Башкортстан мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөхәммәд хәзрәт Таҗетдинов.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелинга алда торган чараларны оештыруны йөкләде.
– Без, пандемия чорында максималь дәрәҗәдә санитария чараларын күреп, дөнья дәрәҗәсендәге чараларны уздыру буенча бай тәҗрибә тупладык, – диде Башкортстан Башлыгы. – Без алдагы юбилей чарасын оештыруга һәм әзерләүгә кушылырга әзер.
Федераль һәм Татарстандагы чаралар планы 150 пункттан тора. Төп чаралар 19-21 майда уза. Алар арасында – XIII Халыкара “Русия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022” икътисади саммиты, “Русия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы.
Бөтендөнья татар конгрессы 19-21 майда Казанда “Милли тормыш һәм дин” XII Бөтенрусия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Быелгы форум Идел буе Болгарстанында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу датасы кысаларында оештырыла. Чарага Русиянең 72 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырылган.
19 майда “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев катнашлыгында форумның рәсми ачылышы узды, шулай ук бөтен Русиядән җыелган дин әһелләре биредәге “Russia Halal Expo 2022” күргәзмәсе белән дә танышты.
Бүген дин әһелләре һәм кунаклар Казан шәһәре Җәмигъ мәчетенә нигез ташын салу тантанасында катнаша. Төштән соң Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында форумның пленар утырышы уза.
21 майда форум делегатлары Спас районының Болгар шәһәрендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган “Изге Болгар җыены”ында катнашачак.
Ил җитәкчелеге тарафыннан Ислам тарихына бәйле датага мондый игътибар күпмилләтле һәм күпконфессияле дәүләт булган Русия Федерациясендә мөселманнарның тарихи урыны, дин тотуга хокукы, аларга дәүләт тарафыннан игътибар һәм ихтирам булуын раслый.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.