+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
20 Май 2022, 06:15

Ислам дине кабул ителүенең 1100 еллыгына нинди чаралар үтә?

21 майда Русиядә илебез һәм бөтен мөселман дөньясы, татар халкы өчен зур иҗтимагый һәм мәдәни әһәмияткә ия истәлекле вакыйга – Идел буе Болгарстаны халыкларының Ислам динен рәсми кабул итүенең 1100 еллыгын билгеләп үтә.

Ислам дине кабул ителүенең 1100 еллыгына нинди чаралар үтә?Ислам дине кабул ителүенең 1100 еллыгына нинди чаралар үтә?
Ислам дине кабул ителүенең 1100 еллыгына нинди чаралар үтә?
Русия Президенты Владимир Путин карары нигезендә Идел буе Болгарстаны дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы зурлап билгеләнә. Оештыру комитеты рәисе итеп Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин билгеләнде. Юбилей уңаеннан Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Татарстанда, шулай ук Идел буенда, Кырымда һәм Русиянең башка төбәкләрендә бик күп чаралар, фәнни һәм мәдәни форумнар үткәрү, күренекле дин галимнәренең әсәрләрен бастырып чыгару, Ислам инфраструктурасын үстерү һәм башкалар каралган иде.

– 2022 елның сентябрендә Идел Болгарстаны халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте Русия Ислам университетының яңа корпусларын ачу тантанасы һәм халыкара конференция булачак, – диде Башкортстан Башлыгы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында Башкортстан мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөхәммәд хәзрәт Таҗетдинов.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелинга алда торган чараларны оештыруны йөкләде.

Федераль һәм Татарстандагы чаралар планы 150 пункттан тора. Төп чаралар 19-21 майда уза. Алар арасында – XIII Халыкара “Русия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022” икътисади саммиты, “Русия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы.

Бөтендөнья татар конгрессы 19-21 майда Казанда “Милли тормыш һәм дин” XII Бөтенрусия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Быелгы форум Идел буе Болгарстанында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу кысаларында оештырыла. Чарага Русиянең 72 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырылган.

19 майда “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев катнашлыгында форумның рәсми ачылышы узды, шулай ук бөтен Русиядән җыелган дин әһелләре биредәге “Russia Halal Expo 2022” күргәзмәсе белән дә танышты.

Бүген дин әһелләре һәм кунаклар Казан шәһәре Җәмигъ мәчетенә нигез ташын салу тантанасында катнаша. Төштән соң Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында форумның пленар утырышы уза.

21 майда форум делегатлары Спас районының Болгар шәһәрендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган “Изге Болгар җыены”ында катнашачак.

Ил җитәкчелеге тарафыннан Ислам тарихына бәйле датага мондый игътибар күпмилләтле һәм күпконфессияле дәүләт булган Русия Федерациясендә мөселманнарның тарихи урыны, дин тотуга хокукы, аларга дәүләт тарафыннан игътибар һәм ихтирам булуын раслый.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас