+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Иман
22 Май 2022, 19:50

Тынычлык, иминлек, бердәмлек булсын!

Укыган догаларыбыз да, изге эш-гамәлләребез дә шушы максатка юнәлтелгән, ди Кырмыскалы районының дини җәмәгатьчелеге.

Тынычлык, иминлек, бердәмлек булсын!Тынычлык, иминлек, бердәмлек булсын!
Тынычлык, иминлек, бердәмлек булсын!
Рамазан ае сизелми дә узып китте. Ай дәвамында Кырмыскалы районы мәчетләрендә җәмәгать белән тәрәвих намазлары укылды, ифтар мәҗлесләре оештырылды. Ә Ураза гаете иртәсендә авылларыбыз мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре яңгырады, бергәләп намазлар укылды, сый-хөрмәт тулы табыннар корылды.

Шәйморатовлылар бердәм

Шәйморатов авылы мәче­тендә бәйрәм чарасын имам-хатыйп Әфкать хәзрәт Нигъ­мәтуллин үткәрде. Ул ураза­ның әһәмияте турында вәгазь сөйләде, изге Коръән аять­лә­рен укып, дога кылды. Иман йор­тына җыелучыларны бәй­рәм белән район хакимияте вәкиле Айдар Бәкиров, авыл хакимияте башлыгы Илвир Моратшин да тәбрикләде.
Изге Рамазан ае дәва­мында биредә ифтар мәҗлес­ләре дә оештырылды. Шулар­ның берсен күрше Илтирәк авылында яшәүче Әүхә­ди­евлар гаиләсе уздырган иде. Ә гает көнендә мәрхүм Фатыйма һәм Рифкать Хәмидул­линнарның балалары әти-әниләренә багышлап корбан чалдырды. Шулай ук урындагы “Шәйморатов” җәмгыяте җи­тәк­чесе Артур Нургалиев, район кулланучылар җәмгыяте рәисе Рәвис Хаҗиев та иганә ярдәме күрсәттеләр. Һәм, әлбәттә, авыл халкы да мә­четкә күчтәнәчләр белән килде. Авылның уңган хатын-кызлары иртә таңнан килеп табын корды. Әйткәндәй, Резида Бәкирова, Фәридә Хәби­рова, Лилия Басыйрова, Зифа Мөкъ­минова, Рәмилә Мөхәм­мәд­җа­нова һәм Әлфия Хәй­рет­ди­нова һәрбер бәйрәм саен табын әзерләүгә зур өлеш кертә. Әлфия Рәшит кызы исә мәчет ачылганнан бирле кайнар ашларны үзе әзерли. Табын әзерләүче апалар әйтү­енчә, имам-хатыйпның бер генә үтенечен дә кире какмыйлар. Заманында урындагы “Шәйморатов” колхозына җи-т­әк­­челек итеп, аннан соң имам-хатыйп бурычларын үз өстенә алган Әфкать Нигъмә­тул­лин­ның “Йөкләтелгән икән, эш­ләргә!” дигән девизына авыл халкы бүген дә тугры кала.

Һәр изге башлангыч хуплау таба

Олыкүл авылында Ураза гаете тагын бер истәлекле вакыйга белән үрелде – биредә “Зөләйха” мәдрәсәсен ачу тантанасы узды. Иман йорты узган елның көзендә ук эшчән­леген башлап җибәрсә дә, пандемия сәбәпле, күпсанлы кунаклар катнашлыгында ачылмаган иде әле. Бу көнне биредә зур бәйрәм үтте. Өч бүлмәле фатирын мәдрәсә итеп “Нургали” мәчете карамагына тапшырган Рәсимә апа Фәвәрисова бу уңайдан Аллаһ илчесе – Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм рухына багышлап корбан чалдырды. Бу изге эштә аңа Хөсәеновлар гаиләсе, туганнары, авылдашлары да зур яр­дәм күрсәтте. Бәйрәм булгач, бүләкләрсез дә булмый. Сахай авылыннан Рәис Хәли­лов, Кырмыскалыдан Ренара һәм Ринат Даяновлар һәм башкалар мәдрәсәгә утыргыч­лар, шкафлар тапшырды. Ә анда укучы балалар Марат хәз­рәт Бүләков җитәкче­ле­гендә берничә ай дәва­мында күпме белем ­үзләштергән! Бу көнне алар җыелучыларны үзлә­ре­нең чыгышлары белән сөен­дерде.
Бәйрәм табыны артында соң­гы елларда башкарылган бихисап изге эшләрне дә барлап, ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләре яңгырады. Әйткәндәй, авылдагы ике зиратны төзек­ләндерүдә авыл халкы зур яр­дәм күрсәтә. Акчалата да, кул көче белән дә үз өлешен кертүчеләрнең күп булуы бик куанычлы күренеш. Шул исәп­тән апалы-сеңелле Зәйтүнә һәм Рәсимә Фәвәрисовалар да пенсия акчасын шушы изге эш­ләргә даими рәвештә юнәл­теп тора. Авылның имам-хатыйбы Әл­фәрит хәзрәт Ширгазин төрле яклап ярдәм кулы сузган изге күңелле кешеләр – Зилә һәм Радик Галлә­мовлар, Мөршидә һәм Фәрит Сираҗетдиновлар, Таһир Әрдәширов, Ринат Фәх­рис­ламов, Раушания Кәшфул­лина, Гөлчәчәк Хөснетдинова, Гүзәл һәм Миңнеәхмәт Әдел­гәрәевлар, Фәнүзә Шәрифул­лина, Ринат Әделгәрәев, Владимир Гончаров һәм башкаларга чиксез рәхмәтләрен җиткереп, дога кылды. Изге ра­мазан ае дәвамында ифтар ашларын уздыруда “Уңыш” кафесы (Әл­миев­лар гаиләсе) һәм “Бүләк” кафесы (Айгөл Кускилдина) зур ярдәм күр­сәткән.
Киләчәккә дә олыкүллеләр би­хи­сап изге ниятләр белән яна. Шуларның иң мөһиме – аек яшәү рәвешен пропагандалау. Чөнки аек кеше генә бә­хетле һәм хөрмәтле була, изге гамәлләр кылып, уңышка ирешә, ныклы матур гаилә кора. Ә күркәм гаиләләр күбрәк булган саен, җәмгыятебездә дә тәртип, тынычлык, иминлек тантана итәчәк.
Кырмыскалылылар Ураза бәйрәмен әнә шулай бергәләп, матур уй-ниятләр белән, күр­кәм итеп билгеләп үтте. Бәй­рәм яктысы, җылысы һәр йортка керсен, илебезгә тынычлык, иминлек китерсен иде.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Тынычлык, иминлек, бердәмлек булсын!
Тынычлык, иминлек, бердәмлек булсын!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас