Федераль һәм Татарстандагы чаралар планы 150 пункттан тора. Төп чаралар 19-21 майда узды. Алар арасында XIII Халыкара “Русия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022” икътисади саммиты, “Русия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы.
Бөтендөнья татар конгрессы 19-21 майда Казанда “Милли тормыш һәм дин” XII Бөтенрусия татар дин әһелләре форумын үткәрде. Быелгы форум Идел буе Болгарстанында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу датасы кысаларында оештырылды. Чарага Русиянең 72 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырылган иде. Алар арасында 116 кешедән торган Башкортстан вәкиллеге җыенга килгән иң зур делегация булды. Әлеге төркемнең бер өлеше Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте имамнарыннан торса, икенчесе – Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге оештырган руханилар, мөгаллимнәр, мәдәният һәм мәгърифәт әһелләре төркеме.
19 майда “Kazan Expo” халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев катнашлыгында форумны рәсми ачу тантанасы узды.
– Быелгы Бөтенрусия татар дин әһелләре җыены Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. Әлеге форум тәжрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу урыны булыр, безне тагын да берләштерер, – дип ассызыклады Вәсил Шәйхразиев.
Форумны ачу тантанасында Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм медальләре тапшырылды, “Татар азаны” бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде. Рәсми өлештән соң делегатлар хәләл индустриясенең “Russia Halal Expo” халыкара күргәзмә экспозициясе белән таныштылар.
20 майда “Русия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең еллык утырышы узды. Быел утырышның темасы – “Этномәдәни күптөрлелекне, милләтара һәм динара татулыкны саклауның Русия тәҗрибәсе – гомумгражданлык бердәмлеген ныгыту нигезе”. Анда Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе Болгарстаны дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Ислам хезмәттәшлеге оешмасының генеральный секретаре Ибраһим Тахи, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Русиянең чит ил эшләре министры урынбасары Михаил Богданов һәм башка Русия һәм чит ил кунаклары, шулай ук дин әһелләре – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Русия Федерациясе Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Русия мөселманнарының Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнарының Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге рәисе, Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов һәм башкалар катнашты.
– Безнең ил – миллионлаган мөселман өчен туган йорт, Ислам дөньясының аерылгысыз өлеше. Православие белән бергә Ислам – Ватаныбызның күп кенә халыклары өчен төп дин, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чыгышында. – Безнең республикада 2 миллионнан артык мөселман яши. Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендәге 1400дән артык мәхәллә эшли. Безнең республиканың Ислам уку йортлары Якын Көнчыгыш һәм Үзәк Азия илләрендәге уку үзәкләре белән хезмәттәшлек итә. Узган елда Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте башлангычы белән бездә Ислам мәгарифенә ярдәм итү буенча Евразия ассоциациясе төзелде. Ә быел сентябрьдә Идел буе Болгарстаны дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында без Уфада Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең Русия Ислам университетының яңа корпусларын ачачакбыз. Форсаттан файдаланып, сезне әлеге истәлекле вакыйгада катнашырга чакырам.
Дини берләшмәләр безнең ышанычлы партнерларыбыз булып тора. Без һәрвакыт социаль кимчелекләргә, экстремистлык, террорчылык һәм милләтчелек идеологияләренә каршы көрәштә ярдәм итүче хөрмәтле дини лидерлар тавышына колак салабыз.
24 февральдә, Президентның халыкка мөрәҗәгатеннән соң, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте үзенең дини идарәләре һәм миллионлаган мөселманнары исеменнән безнең ил һәм аның Президенты Владимир Путинның эш-гамәлләрен тулысынча хуплады. Ә безнең республиканың барлык конфессияләре лидерлары ксенофобиягә, ачыктан-ачык фашизмга һәм геноцидка каршы көрәштә дөньядагы диннәрнең көченә таянырга өндәде.
Русия халыклары дуслыгы – тарихның авыр чорларында аеруча ачык күренә торган бердәмлек, ул безгә аеруча ныклык запасы бирә. Без бергә теләсә нинди, иң катлаулы сынауларны да үтәрбез, дип ышанам.
20 майда Казанда төзеләчәк яңа Җәмигъ мәчете урынында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә беренче җомга намазы үткәрелгәннән соң, татар халкы тормышында иң көтеп алынган вакыйгаларның берсе – Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлекле таш кую тантанасы үтте. Әлеге рәсми чарада мәртәбәле кунаклар катнашты.
Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин билгеләп үтүенчә, 922 елда ата-бабаларыбыз дөньякүләм диннәрнең берсе – Ислам динен кабул итеп, тарихи адым ясаган. “Бу аларның мәдәни, икътисади һәм сәяси үсешенә көчле импульс булды. Без тышкы сәяси басымның катлаулы шартларында очрашабыз. Әмма безнең гражданнарның бердәмлеге, дини язмаларда беркетелгән иҗтимагый идеаллар бүген дә җәмгыятебезне берләштерә”, – диде ул.
— Бүген мөһим вакыйгада – башкалабызда Җәмигъ мәчете төзеләчәк урында истәлек ташы кую тантанасында катнашабыз. Шиһабетдин Мәрҗәни исемен йөрткән мәчетебез, Кол Шәриф мәчете һәм башка мәчетләребез җәмәгатьчелек акчасына төзелгән. Яңа Җәмигъ мәчете төзелешенә матди ярдәм җыю белән “Игелек” хәйрия фонды шөгыльләнәчәк, теләгән һәркем бу изге эшкә үз өлешен кертә ала. Җәмигъ мәчете проектына халыкара конкурс бара. Мәчет архитектурасы безнең күп гасырлык үзенчәлекле милли мәдәниятебезне чагылдырырга, бөек һәм танылган булырга тиеш, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Төштән соң Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында XII Бөтенрусия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды.
“Инде күп еллар Бөтенрусия татар дин әһелләре җые-ны Русия төбәкләре дин эшлеклеләрен берләштерә. Русия Президенты Владимир Путин мөселманнарның җәмгыятьтә милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, мәдәни күптөрлелекне саклап калуга, илебезнең өстенлекле мәнфәгатьләрен яклауга мөселманнарның зур өлеш кертүен билгеләп үтте”, – диде Марат Хөснуллин.
– Бүген бирегә Русиянең 76 төбәгеннән һәм 5 чит илдән дин әһелләре килде. Бәйрәмебез бик матур үтә. Русия Президенты Владимир Путинга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү Татарстан халкының бәйрәме генә түгел, ул Русиянең бөтен мөселманнарының бәйрәме. Шулай ук без оештыру комитетына, Марат Хөснуллинга бик рәхмәтлебез. Нинди генә мәсьәләләр килеп туса да, аңа мөрәҗәгать иттек. Барыгызга да зур рәхмәт! – диде Рөстәм Миңнеханов.
“Русия мөселманнары бөек тарихи вакыйганың шаһитлары булды – бу көннәрдә Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтәбез. Шушы зур датаның әһәмиятенә һәм тирән мәгънәсенә һәр кешенең төшенүе бик мөһим, – диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Билгеле, татарлар өчен 1100 еллык юбилей аеруча зур әһәмияткә ия. Аллаһ насыйбы белән, Идел буе Болгар дәүләтенең тарихи җирлеге бүген Русиянең нәкъ уртасында, үзәгендә урнашып калган. Идел буе Болгар дәүләте үзе хәзерге сәяси картадан юкка чыкса да, Татарстан бүген Русиянең иң уңышлы, алдынгы һәм бай төбәкләрнең берсе булып тора. Илебездә ул Ислам үзәге һәм мөселманнар өчен иң уңайлы төбәк буларак билгеле”.
Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде һәм Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә югары бәясен бирде. “Әлеге чараны уздыру өчен бик күп көч куелды. Без Бөтендөнья татар конгрессына Бөтенрусия татар дин әһелләре җыенын оештырган өчен рәхмәтлебез”, – диде Баш мөфти.
Чараны йомгаклап Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырды. Рухи мәдәниятне үстерүгә, милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертүе өчен Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены белән бүләкләнде, Башкортстанның Октябрьский шәһәре, Ярмәкәй, Бишбүләк, Миякә районнары имам-ахуны Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин Татарстан Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.
21 майда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулды. 922 елда булган бу тарихи вакыйганың бөек юбилеена әзерлек берничә ел элек башланып, төрле чаралар һәм башлангычлар рәвешендә билгеләнеп килде, бу көнне исә аның борынгы Болгар шәһәрендә күптән көтеп алынган кульминацион тантанасы булып узды.
Тантанада Русиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы махсус вәкиле Рамазан Абдулатипов, Русия Президенты Хакимиятенең Эчке сәясәт идарәсе башлыгы Анатолий Вылегжанин, Русиянең мәдәният министры урынбасары, Федераль оештыру комитетының җаваплы сәркәтибе Ольга Ярилова, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры Алексей Песошин, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Төньяк Кавказ мөселманнарының Координацион үзәге рәисе Исмаил хаҗи Бердыев, Русия мөселманнарының Дини җыены башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм башка күренекле дин эшлеклеләре катнашты. Моннан тыш, әлеге чарага 76 чит дәүләттән килгән делегацияләр дә кушылды. Болгардагы төп бәйрәм чарасына 20 меңнән артык кеше килде.
Тантана Истәлек билгесе алдындагы мәйданда театрлаштырылган тамаша белән башланды. Ул Идел буе Болгар дәүләтенә Ислам дине килүне һәм Әхмәд ибне Фадлан юлын чагылдырды. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм “Казан” бию ансамбленең чыгышларыннан соң сәхнәгә кунаклар чыкты һәм котлау сүзләре яңгырады.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклавынча, 1100 ел – Татарстан өчен дә, Русия һәм бөтен дөнья мөселманнары өчен дә әһәмиятле вакыйга. Татарстан Президенты Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә олы рәхмәтен җиткерде, чөнки ул беренчеләрдән булып Болгарның изге җирендә ел саен үткәрелә торган мөселманнар җыены идеясен үстерә башлады. Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевкә һәм “Яңарыш” фондына Исламның изге урыннарын торгызу буенча зур эшләре өчен рәхмәт белдерде.
“Болар барысы да Татарстан, Русия мөселманнарына, кунакларга 1100 ел элек дәүләт дәрәҗәсендә ата-бабаларыбызның Ислам динен кабул итүен күрергә мөмкинлек бирде. Һәрберегезгә рәхмәт белдерәсем килә”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары җыелган дин кардәшләргә Русия Президенты Владимир Путин, Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин һәм Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган исеменнән Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан котлау телеграммалары укылды.
Минтимер Шәймиев билгеләп үтүенчә, 2014 елда Болгар тарих-археология комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бөтен дөнья экспертлары Болгарның иң төньяк территорияләрдә Ислам динен ирекле кабул итү урыны булуын таныды. “Бу – безнең уртак уңышыбыз, уртак эшебезнең лаеклы нәтиҗәсе”, – диде ул.
Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин чыгышында Болгарны, татар халкын таныту эшчәнлеге турында сөйләп узды, Изге Болгар җыенын үткәрү тарихын бәян кылды, 1989 елда Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын һиҗри буенча үткәрүен искә төшерде.
Мөселманнар тарихи Җәмигъ мәчете хәрабәләрендә Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә ияреп намаз укыды.
1100 еллыкны бәйрәм итү чарасы көрәш буенча дөнья Кубогына ярышлар, концерт программасы белән дәвам итте – җыелган халык алдында “Илаһи моң” дини мирас әсәрләрен башкаручыларның төбәкара конкурсы лауреатлары һәм Татарстанның әйдәүче иҗат коллективлары, танылган дини музыка башкаручылар чыгыш ясады.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.