+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
27 Май 2022, 15:45

Ирләргә колак тиштерергә, алтын балдак кияргә ярыймы?

Кыз баланың, колагын тиштереп, алка тагу рөхсәт ителә. Исламда ир кешегә колак тиштерү тыела. Бу – хатын-кызлар өчен генә хас, рөхсәт гамәл. Шуңа күрә кыз баланың колагын тишеп, алка тагу да рөхсәт ителә.

Ирләргә колак тиштерергә, алтын балдак кияргә ярыймы?
Ирләргә колак тиштерергә, алтын балдак кияргә ярыймы?

Эпиляция, депиляция ясату ир-ат белән хатын-кызга бер үк дәрәҗәдә рөхсәт ителә. Әмма гаүрәт урындагы төкләрдән һәркем үзе арынырга тиеш. Моны чит кешедән эшләтергә ярамый.

Мөселман ир-атка алтыннан ясалган бизәнү әйберләре киеп йөрергә ярамый. Ир-атларга табигый ефәктән тегелгән, мисал өчен галстук кебек бизәнү әйбере, алтын эшләнмәләр тагу тыела. Хатын-кызлар өчен мондый чикләүләр юк. Әмма бизәнү әйберләре әллә кайдан күзгә ташланып, игътибарны үзенә җәлеп итеп тормаска тиеш.

Исламда ислемай, хушбуй сөртүгә билгеле бер таләпләр бар. Хуш ис – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте. Һәр нәрсәдә чама хисе булган кебек, бу очракта да артыгын кыланырга ярамый. Хушбуйда каршы җенестә җенси теләк уятучы феромон дигән матдә булмаска тиеш. Мөселман хатын-кызына урамга чыкканда хушбуй сөртү тыела. Аның хушбуй исе чит ир-атта җенси теләк уятса, бу гөнаһның бер өлеше хатын-кызның үзенә төшәчәк. Шуңа күрә хатын-кыз хушбуйны өйдә чакта, йә булмаса, иптәш кызлары янында гына сөртергә тиеш, дип яза “Ислам нуры”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: