

Чарада Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Әюп хәзрәт Бибарсов, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов, Уфаның “Ихлас” мәчетенең мәхәллә җыены рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшин, “Татнефть” җәмгыяте генеральный директорының урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Әлмәт районы Кичүчат авылындагы Риза Фәхретдин музее мөдире Диләрә Гыймранова, Риза Фәхретдиннең Уфада яшәүче нәсел дәвамчысы Людмила Джанбековна Еникеева, дәүләт органнары, иҗтимагый оешмалар, фәнни институтлар вәкилләре һәм журналистлар катнаштылар. Мемориль комплекс ачу Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды.
Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тантананы ачып, катнашучыларны сәламләде, Коръән уку өчен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга сүз бирде, аннары Баш мөфти Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдиннең рухына дога кылды. Зиратка җыелган халык белән бергәләп дога кылгач, Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазь сөйләделәр.
Алга таба чыгыш ясаучылар галимнең мирасын өйрәнү мәсьәләләре турында әйтте. Алар барысы да Уфа мөселман зиратында Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдин истәлегенә төзелгән мемориаль комплексны, башкарылган төзекләндерү эшләрен югары бәяләде. Мемориаль комплекс төзү мөфти Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдинннең (1859-1936) һәм аның уллары Хәсән (1897-1899), Габдерәшит (1892-1953), Хәсән (1901-1902) каберләрен яңартуны, аллеяга таш җәюне, кабергә илтүче юл күрсәткечләрен куюны үз эченә алган. Элек куелган иске ташлар заманча ысуллар белән яңартылып эшләнгән. Проектның скульпторы - Искәндәр Биишев.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин