+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
30 Май 2022, 06:25

Стрессларга каршы торуның биш принцибы

“Татар дин галимнәре мирасын өйрәнгәндә, мин үзем өчен стрессларга каршы торуның биш принцибын ачыкладым:

Стрессларга каршы торуның биш принцибыСтрессларга каршы торуның биш принцибы
Стрессларга каршы торуның биш принцибы

1). “Әр-ризку'әләллаһ”. Ризык бары Аллаһтан. Шунлыктан, Аннан тыш, беркем алдында да башыңны имә.

2). “Тәвәккәлтү'әләллаһ”. Иң элек үзеңнән торганын эшлә, аннары Аллаһка тапшыр да Аннан гына ярдәм көт.

3). “Йә насыйп”. Сиңа дигән синнән китми, вакыты җиткәч, насыйбы була.

4). “Йә сабыр”. Сабыр була бел, яз да вакытыннан алда килми.

5). “Бу да узар!” Онытма, байлык белән ярлылык, сәламәтлек белән хасталык, уңыш белән уңышсызлыкның - һәммәсенең ахыры бар. Хәтта синең әле алган сулышың башкача кабатланмый, ул инде суланган. Гомеребез дә, һичшиксез, тәмамланачак. Бары мәңгелек, ахыры булмаган Аллаһка сыгына бел!” дип яза Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас