+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
1 Июня 2022, 03:35

Кем ул ялганчы?

Кем ул ялганчы? Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) кемне ялганчы дип атаган?

Кем ул ялганчы?Кем ул ялганчы?
Кем ул ялганчы?
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): "Адәм баласы өчен һәр ишеткән нәрсәсен сөйләп йөрү, ялганчы булыр өчен җитәр", - дигән.

“Кеше никадәр ялган сөйләмәскә тырышса да, һәрбер ишеткәнен башкаларга сөйләп йөрсә, ялган сөйләми калмас. Ялганчы булмас өчен, һәр ишеткәнне дә сөйләмәскә вә язмаска, сүзләрнең тышкы гүзәллекләренә алданмаска тиешле.

Мөхәммәд Садыйк әфәнде язган: "Һәр сүзнең гүзәллегенә карама, тикшер, хакыйкатен эзлә. Булыр кайбер ялганнар, тышкы ягы хакыйкатенең киресе була".

(Риза Фәхретдин. “Җәвамигуль Кәлим шәрехе”. 185нче хәдис. 1916).

Йә, Раббым, күңелләребезне икейөзлелектән, кылган эшләребезне риядан, телләребезне ялганнан сакла.

Фото: pixabay.com

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас