+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
8 Июня 2022, 08:01

Баш мөфти остазының каберен зиярат кылды

Казанда Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.

Баш мөфти остазының каберен зиярат кылдыБаш мөфти остазының каберен зиярат кылды
Баш мөфти остазының каберен зиярат кылды

Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылган төп тантаналардан соң беренче очрашу Яңа татар зиратын караудан башланды. Хәзрәтләр күренекле татар дин әһелләре каберләрен зиярат кылды. Биредә хәзер Татарстанда һәм Русиядә хезмәт куючы күп кенә мөфтиләр һәм имамнарының остазлары - Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Шәйхелислам Хәмиди, Әхмәдһади Максуди, Галимҗан Баруди, Мөхәммәдсадыйк хәзрәт Галикәев, Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк, Габделхак хәзрәт Саматов җирләнгән.

Аннары мөфтиләр Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның остазы белән бәйләнгән тагын бер истәлекле урында - күренекле татар дин әһеле, мәгърифәтчесе һәм дин галиме Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин хөрмәтенә атап салынган "Әхмәдзәки" мәчетендә булды. Камил хәзрәт Сәмигуллин мәртәбәле кунакка мәчет һәм аның комплексы буенча экскурсия үткәрде. Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә музейны һәм Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның шәхси әйберләрен күрсәтте. Өйлә намазы керү белән, мөфтиләр намаз укыды.

Моннан тыш, әңгәмә барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин Баш мөтине Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең соңгы казанышлары һәм өстенлекле үсеш юнәлешләре, аерым алганда, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган зур күләмле проектларны гамәлгә ашыру белән таныштырды. Хәзрәтләр шулай ук юбилей уңаеннан узган һәм булачак чаралар турында да фикер алышты, дип хәбәр итә dumrt.ru сайты.

Фото: dumrt.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас