+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
16 июнь 2022, 06:15

“Әгәр болай иткән булсам...” дип әйтмә!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сабак булырлык хикмәтле киңәшләре.

“Әгәр болай иткән булсам...” дип әйтмә!
“Әгәр болай иткән булсам...” дип әйтмә!

"Ниндидер күңелсез хәл килеп чыкса, “әгәр болай иткән булсам...” дип әйтмә, шушы хәлне Аллаһның тәкъдире буларак кабул ит.

Нәрсәдәндер шикләнәсең икән, шуны калдыр. Шикләнмәгән нәрсә белән генә эш ит. Дөрестән дә, хакыйкать ул – тынычлык, ә ялган (дөрес булмаган нәрсә) ул – (борчылу һәм) шикләнү.

Нәрсә дә булса эшләргә ниятләгәндә, бу эшнең нәтиҗәләре турында әйбәтләп уйла.

Ниндидер начар гамәл кылсаң, аның артыннан шунда ук яхшылык эшлә һәм кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә бул.

Нәрсәдер әйтергә теләсәң, яхшы нәрсә турында гына әйт. Әйтәсе килгән сүзең яхшы түгел икән – дәшмәвең хәерлерәктер.

Дөрестән дә, кайгы-хәсрәтнең беренче минутларында күрсәтелгән сабырлык иң хәерлеседер.

Күзләр елап, йөрәк кайгырса да, Аллаһ разый булган сүзләр генә әйтик", дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: