Иманга тартылуым кечкенә чагымнан килә, – ди Илдус Марс улы. – Картәниләрем, әниемнең изге догаларын, күркәм үгет-нәсыйхәтләрен тыңлап үстем. Ә беренче тапкыр хаҗга барырга җыенгач, бу 2002 ел иде, якын дустым Илдар хәзрәт (Борайның “Ак мәчет”енең имам-хатыйбы) мине догаларны тәфсилләп өйрәнергә өндәде. Фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килде, күрәсең, мин догаларны бер авырлыксыз ятладым. Биш вакыт намазны калдырмый башладым. Ә хаҗга барып кайткач, тормышымда бихисап уңай үзгәрешләр булды. Иманлы бәндәсенә Аллаһы Тәгалә һәрьяклап ярдәмен бирә икән! Моңа үз мисалымда инандым. Күп нәрсәләргә карашым үзгәрде, шул исәптән кибетләремнән барлык хәрәм ризыкларны юк итеп, бары тик хәләл әйберләр белән генә сәүдә итә башладым.
Илдус Марс улы моннан соң тагын ике тапкыр хаҗ кылган.
– Һәр сәяхәт җанымда онытылмас якты тәэссоратлар калдырды, рухи баетты, иманымны тагын да ныгытты, – ди ул. – Шунысы куанычлы, соңгы елларда илебездә, шул исәптән республикада яше-карты арасында дин тәгълиматын өйрәнүчеләр саны артканнан-арта. Яңа мәчетләр ачыла, туган ил, туган җир, гаиләләр иминлеге, милләтләр дуслыгы, иртәгәсе изгелекле көн хакына гыйбадәтләр кылына. Былтыр Борай район үзәгендә дә тагын бер Аллаһ йорты – “Тарихи мәчет” тантаналы рәвештә ишекләрен ачты.
Илдус хаҗи – “Тарихи мәчет” төзелешендә иң актив катнашкан, моңа зур матди ярдәм күрсәтеп, берничә миллион сум акча салган кеше. Ул үзе бик тыйнак шәхес буларак, бу хакта ләм-мим сүз әйтми, ә менә районның имам-мөхтәсибе Рифат хәзрәт Зарипов 1914 елларда ук нигез салынган мәчетнең, ниһаять, үз сыйфатында халыкка хезмәт итә башлавында Илдус Фәюршинның да өлеше зур булуын ассызыклый.
Заманында Борайда гына да алты мәчет булган. Әлегесе, җиденчесенә исә, нигез салу 1914 елларга туры килә. Кызыл кирпечтән салына башлаган ике катлы мәчет төзелеше, инкыйлаб җилләре исә башлагач, туктап кала. Бинаны ашлык склады, аннары китапханә итеп файдаланалар. Ә менә “Победа” кинотеатры буларак ул халыкка җиде дистә елга якын хезмәт итә. Кинотеатр яңа, заманча бинага күчкәннән соң, мәчет төзелеше яңадан тергезелә. Бу 2003 ел була. “Тарихи мәчет”не төзүдә, эшкуарлар белән беррәттән, халык та актив катнаша.
– Туган районыбызда мәктәптә укучы балалар арасында дин гыйлеме белән кызыксынып, бик теләп аның тәгълиматын өйрәнүчеләр артканнан-арта бара. Бәйрәмнәрдә бер-бер артлы чыгып Коръән аятьләрен укыган, дини шигырьләрне тасвирлап сөйләгән балаларга карап соклану һәм сөенеч тойгылары кичерәм, – ди Илдус хаҗи.
Әйткәндәй, аның хатыны Альбина ханым да намазда, өч кызы да Ислам дине каннуннарын кечкенәдән күңелләренә сеңдерә.
Мөселман дөньясына лаеклы хезмәт итүе, иман нуры таратуга зур өлеш кертүе өчен Илдус Фәюршин Русия мөфтиләр советы рәисе Равил Гайнетдин имзасы белән Мактау грамотасына лаек булган.
– Яшь буынның дин юлын сайлап, иман йортларына тартылуы бик куанычлы күренеш, – ди ул. – Ел саен Борайда өлкәннәр өчен генә түгел, балалар өчен дә Ураза бәйрәме оештырыла. Ул бик күркәм төстә уза. Үсеп килүче буынга иман дәресләре даими үткәрелә. Бу да бик изге, кирәкле шөгыль. Догалар ятлап, Коръән аятьләрен белеп буй җиткергән балалар киләчәктә җәмгыятебезнең асыл шәхесләре булыр, иншаллаһ!
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Борай районы.
Фото: М.Латыйпова